Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ф.Мөхәммәтшин: “Парламентның эшчәнлеккә керешү процессын сузарга хакы юк”
Мөгаен, октябрьдә V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының берьюлы өч утырышы узар
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының октябрьдә, мөгаен, берьюлы өч утырышы узар. Искәртеп үтик: бүген республика парламенты президиумы беренче утырыш көнен раслады, ул 1 октябрьдә була.
Моннан тыш, якынча 9 октябрьдә узачак утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юллама белән чыгачак, аннары октябрь ахырында республика Дәүләт Советы ТР Президентының 2015 елга бюджет юлламасын караячак. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга республика парламенты президиумының утырыш нәтиҗәләре буенча белдерде.
“Парламентның эшчәнлеккә керешү процессын сузарга хакы юк”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының беренче утырышы оештыру характерында булачак. Аерым алганда, анда яңа чакырылыш республика парламенты спикерын һәм секретарын сайлау, парламент комитетларын һәм башка органнарны формалаштыру планлаштырыла. ТР Дәүләт Советының яңа Рәисе сайланганчы, утрышны яшь буенча өлкән депутат алып барачак. Мөгаен, спикер функциясен IV чакырылыш парламентында икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев башкарыр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз