news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин: “Парламент дәресе” укучыларны, педагогларны кызыксындырды”

“2010 ел Укытучы елы дип игълан ителде. Бу елда без һәр укытучының бу елның үзенчәлекләрен үзендә сизсен өчен тырышачакбыз”, - диде спикер

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында Парламент дәресе – 2009га багышланган иҗади эшләрнең республика бәйгеләренә нәтиҗә ясалды. Бөтен республикадан, конкурсларда катнашу өчен, 250дән артык укучы үз иҗади эшләрен җибәргән. Аларның иң яхшылары Казанга чакырылды. Бүген Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин шәхсән котлады.

Иң яхшы рәсем ясаган, иң яхшы сочинение, иң яхшы эссе язган һәм иң яхшы закон проекты эшләгән 36 укучыга истәлек дипломнары һәм бүләкләр тапшырылды. Чара башланганчы, ТР парламенты фойесында конкурска килгән эшләр белән танышырга мөмкин иде.

Билгеле булганча, республика мәктәпләрендә “Законнар кайда туа?” дип исемләнгән “Парламент дәресе – 2009” агымдагы елның 28 октябрендә узган иде. Анда ТР Дәүләт Советы һәм муниципаль берәмлекләрдән сайланган депутатлар катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин үзе Казандагы 177 нче урта мәктәбендә узган Парламент дәресендә катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге чараның укучылар һәм укытучылар бәйрәме икәнлеген билгеләп үтте. “Бу проектны тормышка ашырып, без бик вакытлы һәм бик кирәкле, бик зур эш эшләдек. Әлеге идея республикада парламентаризмның 70 еллыгына әзерләнгәндә туды. Һәм без “Парламент дәресе” уздырырга карар кылдык. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә бу идеяне формалаштырып, “Парламент дәресе”н үткәрдек ”, - диде ул.

Татарстан парламенты башлыгы сүзләренчә, бу дәресләр белән тукталып калырга ярамый, алга таба аларны уздыруны дәвам итү зарур, бары тик дәресләрнең тематикасын уйлап бетерү кирәк булачак. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, дәреснең мондый формасы укучыларны һәм укытучыларны кызыксындырган, эзләнергә мәҗбүр иткән. Гомумән, яшьләрне танып белүгә мондый чаралар аркылы этәрергә кирәк, дип саный парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин 177 нче мәктәптәге үзе катнашкан дәрес турындагы фикерләре белән уртаклашып, бу дәреснең аңа ошавын хәбәр итте. Укучыларның Парламент дәресенә карата битараф булмауларын, дәрестә сыйныф парламентын оештыруларын, шуның аша мәктәпкә кагылышлы проблемаларны чишү турында фикер алышуларын әйтте. “Педагоглар балаларны кызыксындыра алды. Бөтен җирдә дә мондый дәресләрнең бик кызыклы узганлыгы хакында миңа хәбәр иттеләр. Без беренче коймак төерле булмады дигән фикергә килдек. Мондый мөһим адым өчен сезгә зур парламент рәхмәте белдерәм”, - диде укытучыларга Фәрит Мөхәммәтшин һәм беренчеләрдән булып Парламент дәресе өчен методик әсбаплар әзерләгән педагогларны, эссе һәм закон проектлары бәйгеләрендә җиңүчеләрне бүләкләде. Педагоглар үз чиратында укытучыларның эшен бәяләгән өчен генә түгел, ә конкурсларда җиңгән укучыларны Дәүләт Советына җыюлары өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан парламенты шулай ук үз чыгышында шәхси сайтына Парламент дәресе уңаеннан теләк-тәкъдимнәрнең килүе дәвам итүен хәбәр итте. Ул аларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына өйрәнү өчен юллаган. Фәрит Мөхәммәтшин федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә яшьләрнең элеккечә 21 яшьтән түгел, ә 18 яшьтән депутат булып сайлану мөмкинлеге тууын билгеләп үтеп, моның урыннарда егет-кызларга үз сәләтләрен күрсәтергә юл ачуын әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин, укучыларга һәм педагогларга мөрәҗәгать итеп, мәктәпләрдә Парламент дәресләрен уздыру белән генә чикләнеп калмаска, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгы, ТАССР оешуга 90 ел тулу уңаеннан чаралар үткәрергә чакырды.

ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов иң яхшы рәсемнәр бәйгесендә җиңүчеләрне котлады. 2010 елның Россиядә һәм Татарстан Республикасында Укытучы елы дип игълан ителүен, алдагы 10 елның илебез һәм республика мәгарифе үсеше еллары булачагын белдерде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова иң яхшы сочинениеләр язган укучыларны тәбрикләп, Парламент дәресен ярты ел дәвамында әзерләүләрен, бу дәрес нәтиҗәләре буенча уздырылган конкурсларда җиңгән укучыларның киләчәктә депутатлар булып Дәүләт Советына килә мөмкинлеге булуын да билгеләп үтте. “Бу балалар – республикабызның киләчәге”, - диде ул.

Парламентның мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, хәзер инде законнарның парламентта гына түгел, ә мәктәпләрдә туачагын билгеләп үтте. “Депутат – ул һөнәр түгел, ә күңелнең халәте. Моның өчен ниндидер күнекмәләргә ия булу гына җитми, ә халкыңның ни белән яшәве турында белергә кирәк”, - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин, тантанага йомгак ясап, республикада мәгариф системасын үзгәртеп коруга юнәлтелгән стратегия турында сөйләп узды. “Белем бирү системасын реформалау буенча Президент программасы белән без укытучының ролен арттырырга телибез. Үзәктә Галиҗәнәп Укытучы торырга тиеш, - диде ул, шулай ук мәктәпкәчә тәрбиягә һәм туган телне саклау мәсьәләләренә карата зур игътибар бирү зарурлыгын искәртеп. “2010 ел Укытучы елы дип игълан ителде. Бу елда без һәр укытучының бу елның үзенчәлекләрен үзендә сизсен өчен тырышачакбыз”, - диде спикер.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100