news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин: «Нью-Йорк Сенаты делегациясен 2011 елга Татарстанга чакыру күздә тотыла»

Казанда Цивилизацияләр альянсы халыкара форумы үткәрү мөмкинлеге карала

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 25-30 гыйнвар көннәрендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге рәсми делегация Америка Кушма Штатларында булып кайтты. Шул уңайдан бүген Парламент йортында спикер Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советының  икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиев, «Идея» инновацион-җитештерү технопаркы генераль директоры Сергей Юшко катнашында  матбугат конференциясе үткәрелеп, алар журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

 Ф.Мөхәммәтшин басым ясап әйткәнчә, Россия һәм АКШ арасында дәүләти югарылыкта хезмәттәшлек элемтәләре төзелгән, әмма регионнары арасында турындан-туры рәсми визит белән барып элемтә урнаштыру Россия-Америка мөнәсәбәтләрендә – беренче тарихи очрак.

Татарстан делегациясен АКШ Дәүләт секретаре офисында Дәүләт секретареның Россия Федерациясе белән  мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча урынбасары Д.Рассел сәламләгән һәм Татарстан белән мөнәсәбәтләр урнаштырылуга канәгатьлек белдергән. Хиллари Клинтон офисында исә, Казанда җылы каршы алып хөрмәт күрсәткән өчен, ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә аерым рәхмәт сүзләре әйтелгән. Республика парламенты җитәкчесе Ф.Мөхәммәтшин Х.Клинтонның Татарстан башкаласына булган визитыннан фотосурәтләрен истәлеккә тапшырган. Искәртеп үтәбез: РФ субъектларының закон чыгару (вәкиллекле) органнары һәм Төньяк Америка штатлары арасында парламентара элемтәләр урнаштыру АКШ Дәүләт секретаре Хиллари Клинтонның 2009 елның ахырында Мәскәү һәм Казанга ясаган визитыннан соң гына мөмкин булды.

Татарстан делегациясе Вашингтон, Олбани, Нью-Йорк шәһәрләрендә булып, алар белән күп кенә очрашулар оештырылган. Әйтик, АКШ Сенатында РФ белән эшләү буенча комиссия җитәкчесе сенатор Бенжамин Нельсон, АКШ Конгрессының Огайо штатыннан булган конгрессмен Д.Кусиничев белән шундый сөйләшүләр үткәрелгән һәм алар бизнес, фән, мәгариф, мәдәният өлкәләрендә Татарстан белән хезмәттәшлекне җәелдерү зарурлыгын белдергән. Дөньякүләм танылган галим-физик, Россия Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе Роальд Сәгъдиев һәм аның җәмәгате (ул АКШның элеккеге Президенты Д.Эйзенхаурның оныгы, Д.Эйзенхаур исемендәге Тикшеренү институты җитәкчесе һәм Карнегиның «Бөтен дөньяда тынычлык өчен» фонды директоры) белән дә кызыклы очрашу булган.  

 Татарстан Республикасы һәм Нью-Йорк штатлары арасында  парламентара хезмәттәшлек кысаларында, төбәк дәрәҗәсендә үзара хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан, Олбани шәһәрендә 26 гыйнвар көнне Фәрит Мөхәммәтшин Нью-Йорк штаты Ассамблеясы (парламенты) җитәкчелеге белән очрашкан, икътисади кризиска каршы тору өчен күрелә торган чаралар һәм Татарстанның үсеш юнәлешләре белән таныштырган.

Шушы көнне ТР Дәүләт Советы белән Нью-Йорк штаты Сенаты арасында үзара аңлашу турындагы меморандум Фәрит Мөхәммәтшин һәм әлеге штатның демократик лидеры Джон Сампсон тарафыннан имзаланган. Документта төбәк дәрәҗәсендә икътисади элемтәләрне, бизнес, фәнни-техник, гуманитар өлкәләр буенча халыкара хезмәттәшлекне җәелдерү турында сүз бара. Яклар закон чыгаруда парламентара алмашуның, парламент тәҗрибәсенең, мәгариф системасын камилләштерү һәм сәнәгатьне модернизацияләү өчен кадрлар  әзерләүнең, халыкка ярдәм итүдә яңа социаль программалар әзерләүнең актуальлеген ассызыклап күрсәтә һәм үзара мөнәсәбәтләрне дуслык традицияләрен, үзара интересларны, ышаныч, үзара хөрмәт һәм алдан фаразлап була торган принципларны исәпкә алып төзелгән дәүләтара мөнәсәбәтләргә таянып үстерергә ниятли. Шушы документ нигезендә Татарстан Дәүләт Советы һәм Нью-Йорк Штаты Сенаты, үзләренең конституцион һәм вәкиллек вәкаләтләрен үтәү барышында, мәгариф һәм фән системаларын инновацион юнәлешләрдә ярдәм күрсәтәчәк, шулай ук ике арада аңлашуны үстерүнең мөһим өлешләре буларак спорт, туризм һәм сәнгать өлкәләрендә гуманитар багланышларны камилләштерәчәк. «Шушы Меморандум тексты ике палатада утырышында да укылды һәм расланды, штат депутатлары аны хуплап чыгыш ясады, Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү турында махсус резолюция кабул итте», - дип шәрехләде республика парламенты башлыгы.

Ф.Мөхәммәтшин игълан иткәнчә, АКШ парламентарийларына Татарстан башкаласы Казаннан Татарстан делегациясен бик җылы кабул иткәннәре һәм региональ дәрәҗәдә хезмәттәшлек юнәлешендә килешүгә ирешүләре өчен Рәхмәт хаты җибәреләчәк, моннан тыш, Нью-Йорк Штаты Сенатының берничә кешедән торган делегациясен җавап визиты белән 2011 елга чакыру күздә тотыла.

Олбани университеты («State University of New York» - СУНИ филиалы), Нью-Йорк штатының нанотехнологияләр буенча дөньякүләм танылган тикшеренү үзәге дәүләт колледжы җитәкчелеге белән дә эшлекле очрашулар булган, анда «Идея» технопаркы тәкъдим ителгән, С.Юшко доклад белән чыккан. Нәтиҗәдә, нанотехнологияләр һәм шушы тармак өчен кадрлар әзерләүне, «Идея» технопаркы базасында нанотехнологик үзәк оештыруны күздә тоткан Меморандум төзелгән. С.Юшко сүзләренчә, Россия технологияләр өчен перспективалы санала, шул исәптән нанотехнологияләр буенча да, ә шундый үзәк Татарстанда ачылу республика өчен үтә әһәмиятле. 

«Идея» генераль директорының сүзләрен куәтләп, Татарстан спикеры журналистларга АКШтан алып кайткан наноҗайланма (тышкы яктан ул кечерәк кенә плазма телевизорын хәтерләтә) күрсәтте. Күп кремнийлы пластинага урнаштырылган 2 млрд. чиптан торган әлеге җайланманың һәр чипы 1 компьютер кебек үзенчәлеккә ия, ул кешелек тормышының төрле өлкәләрендә файдалына ала һәм искиткеч кыйммәт тора, аны урнаштыру өчен генә дә 100 млн. АКШ доллары таләп ителә, дип белдерде Ф.Мөхәммәтшин. Киләчәктә шундый технологияләрне үстерергә, үзебездә шундый җайланмалар эшләп чыгарырга кирәк һәм ул бик отышлы, дигән фикердә ул.

Болардан тыш, визит төгәлләнер алдыннан ТР Дәүләт Советы вәкилләрен БМО карамагындагы РФ вәкаләтле вәкиле Виталий Чуркин кабул иткән, анда парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәшин сәяхәтнең нәтиҗәләре хакында мәгълүмат биргән. «Очрашу барышында Виталий Чуркин Казанда БМО химаясендәге цивилизацияләр диалогы кысаларында зур гына халыкара форум – Цивилизацияләр альянсы (ул БМО  экспертлары бергәлеге) үткәрү теләге белдерде, чыгымнар алар өстеннән булачагын әйткәч, Татарстанны дөньяга таныту мөмкинлеген күздә тотып, моның мөмкин булмас түгеллеген, 2011 елның май-июнь айларында үткәрү республика өчен отышлы булуын әйттем», - дип, Ф.Мөхәммәтшин андый форумның быел Рио-де-Жанейрода узуын искәртте. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100