news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ф.Мөхәммәтшин: «Нечкәбил» бәйгесе - гаилә сәясәте өлкәсендә Татарстанның визит карточкасы

Республика бәйгесе финалында республиканың 10 районыннан килгән 13 гаилә бәхет һәм иминлекнең серләре белән уртаклашты.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). «Нечкәбил» бәйгесе гаилә сәясәте өлкәсендә  Татарстанның визит карточкасына әверелде. Парламент башлыгы урынбасары Римма Ратникова XIII республика бәйгесе финалында катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның әлеге сүзләрен җиткерде.

«Нечкәбил» бәйгесе Татарстан Президенты, Дәүләт Советы һәм республика Хөкүмәте, муниципаль район башлыклары теләктәшлегендә үтә.

Конкурс финалында «дәресләр» форматында узган презентациянең темасы итеп «Гаилә һәм мәктәп» сайланган иде. Республиканың 10 районыннан килгән 13 гаилә бәхет һәм иминлекнең серләре белән уртаклашты.

«Нечкәбил» бәйгесенең җитәкчесе, «Нык гаилә» федераль партия проектының координаторы Изольда Жуйкова әлеге чараның һәрвакыт киң колач белән үтүен билгеләп үтте. 

Татарстан гаиләләрен шулай ук Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Ольга Окунева да сәламләде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot