news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин: Милли телләр югалмавына ышаныч тудырган карар табарбыз, дип уйлыйм

«Татарстанда рус теле татар теленә каршы куелырга тиеш түгел»,- диде Дәүләт Советы рәисе.

Ф.Мөхәммәтшин: Милли телләр югалмавына ышаныч тудырган карар табарбыз, дип уйлыйм
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Якындагы берничә дистә елда республикаларның милли телләре югалмавына ышаныч тудырган карар табарбыз, дип уйлыйм», - дип белдерде Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге парламент утырышында.

Искәртеп үтик, бүген туган телләрне укытуга белән бәйле федераль закон проекты буенча сессия утырышында шактый ялкынлы чыгышлар булды.

Фәрит Мөхәммәтшин тел мәсьәләсендә федераль үзәк белән карар табарга кирәклеген билгеләп узды. «Федераль үзәк белән берлектә, Россиянең төрле милләтләре телләрен дә саклап кала торган, рус телен дә кимсетми торган карар табарга кирәк», - диде.

Мөрәҗәгатьнең тексты турында ул: «Тулаем алганда, бу сорау болай яңгырарга тиеш түгел, Татарстанда рус теле татар теленә каршы куелырга тиеш түгел, бу хакта түгел бит сүз. Рус телен кыскарту бәрабәренә татар телен өйрәтү турында бармый. Безнең акыллылыгыбыз шунда булачак: Россия Мәгариф министрлыгы һәм Дәүләт Думасыннан коллегалар белән, республикаларыбызда туган телләрне өйрәнә алырлык һәм милли республикаларның милли телләре якындагы дистә елларда югалмавына ышаныч тудырган карар табарбыз дип уйлыйм», - диде.

Фәрит Мөхәммәтшин закон проекты буенча Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володинга, Россиядәге күп милләтләрнең бер-берсенә карата хөрмәт, татулыгын саклап калу хакына бу мәсьәләне яңадан карау тәкъдим ителгәнен белдерде. Рус телле сайлаучыларга мөрәҗәгать итеп, ул: «Бернинди кимсетү, кыерсыту да юк. Татар телен укыту рус теле сәгатьләрен киметү бәрабәренә булмаячак», - дип ул фикер алышуларда катнашучыларга рәхмәтен җиткерде.

Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәлә буенча Якутия, Кавказдан да мөрәҗәгатьләр килүен билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100