news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин:“Мигрантларның законнарны, төбәк тарихы, мәдәниятен белмәү проблемалары бар”

Бүген ТР ЭЭМ Координация Советы һәм Татарстан Халыклары ассамблеясе Советының уртак утырышында республикада миграцион вәзгыять белән бәйле мәсьәләләр каралды

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Республикада миграцион вәзгыять, киләсе елларда Татарстанга чит илләрдән эшче куллар җәлеп итүгә квота, миграция процессларының республикдагы оператив хәлгә йогынтысы, мигрантларның безнең җирлеккә җайлашуына ярдәм итү мәсьәләләре бүген ТР ЭЭМ Координация Советы һәм Татарстан Халыклары ассамблеясе Советының уртак утырышында күтәрелде. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Эчке эшләр министры Әсгат Сәфәров, ТР да Кеше хокуклары буенча вәкил Рәшит Вәгыйзов, Федераль иминлек хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Евгений Вдовин, Федераль миграция хезмәте ТР идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Вадим Воронин, министрлык-ведомстволар җитәкчеләре, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы әгъзалары һ.б. катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин белдерүенчә, милләтләрнең үзара килешеп яшәве, толерантлык бүген җәмгыятьтә үзәк, хәлиткеч мәсьәләләрдән санала. РФ Президенты Дмитрий Медведевның күптән түгел Федераль Җыенга юлламасында моңа зур урын бирелгән иде. Шуңа да бу уртак утырышны шушы Юлламадан соң үткәрергә ниятләгән булганнар.


Татарстан Халыклары ассамблеясе рәисе соңгы елларда республикада теркәлү узган чит ил гражданнары саны артуга игътибар юнәлтте. Татарстан мигрантлар игътибарын ныклы җәлеп итүче төбәкләрнең берсе. Монда бездәге икътисади тирәлек, толерантлык, конфессиаль фактор зур роль уйный. Республикага читтән килүчеләр хезмәт мигрантлары, сезонлы эшчеләр генә түгел, ә чит илләрдән югары уку йортларында белем алучы студентлар да. “Шушы шартларда аларның безнең тирәлектә җайлашуы актуаль булып кала. Сер түгел, эшкә килүчеләрнең белгечлеге булмау, Россия законнары нигезен, төбәк тарихы, мәдәниятен, көндәлек тормышта үзен тоту кагыйдәләрен белмәү проблемалары вакыт-вакыт үзләрен сиздереп тора. Икенче яктан, татарстанлылар үзләре, чит илләрдән мигрантларны кабул итәргә, алар белән янәшә яшәргә ни дәрәҗәдә әзер булуы, ксенофобиягә, экстремизмга каршы тору мәсьәләсе дә бик мөһим. ”, -ди Фәрит Мөхәммәтшин. Әлеге мәсьәләләр Татарстан Халыклары ассамблеясенең Казанда, Чаллыда, Алабугада узган Совет, Президиум утырышларында да күтәрелгән иде. Ассамблея рәисе белдергәнчә, 2010 елда Ассамблея Советы эшендә бу мәсьәләләргә тагын да зуррак игътибар биреләчәк. Хәзер республикада хезмәт мигрантларнының белемен күтәрү буенча федераль үзәк төзү турында сөйләшүләр дә алып барыла.

ТР Эчке эшләр министры Әсгат Сәфәров белдергәнчә, миграция процесслары белән бәйле проблемалар инде дистә еллар буе дөнья державаларында көн кадагындагы мәсьәлә булып санала. “Бу процесслар глобаль масштаб алып, тормышның барлык өлкәләренә үтеп керде. Миграция процессларның оператив хәлгә йогынтысы гаять зур. Мәсәлән, наркотрафик челтәренең үсүе еш кына шундый агымнарның артуы белән турыдан-туры бәйле. Дәүләт миграция процессларын контрольдә тоту буенча ныклы чаралар күрергә тиеш. Без барыбыз да имин һәм закон кагыйдәләре үтәлгән илдә яшәргә телибез”, -ди министр үз чыгышында.

Бүгенге утырыш барышында Ассамблеянең милли-мәдәни, иҗтимагый берлекләре җитәкчеләренең диаспора, аеруча яшьләр арасында экстремизмны профилактикалау эшен көчәйтү, эш бирүчеләрнең чит илләрдән эшче куллар җәлеп итүгә квоталар буенча вакытында заявкалар бирүне активлаштыру, мигрантларга хезмәткә бәйле законнарны аңлату эшләрен көчәйтү кебек бурычлар куелды. Утырыш ахырында “Миграция сәясәте өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында” 9 яклы яңа килешү имзаланды. Әлеге документ Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы, ТР Эчке эшләр министрлыгы, Федераль миграция, иминлек хезмәтләренең ТР идарәләре, Наркотикларның әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең, Федераль салым хезмәтенең ТР идарәләре, ТР Икътисад, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе арасында төзелде. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узганча, якларның республикада моңа кадәр миграция сәясәте өлкәсендә төзелгән килешүләр нигезендге координацияле эшчәнлеге үзенең уңай нәтиҗәләрен күрсәтеп килә. Мондый практика илнең башка төбәкләрендә дә кулланыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100