news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ф.Мөхәммәтшин Мәскәүдә халыкара дәрәҗәдә Россия субъектлары хезмәттәшлеген законнар белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган утырышта катнашты

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә “Россия Федерациясе субъектларының халыкара һәм тышкы икътисади элемтәләрен координацияләү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын карау белән бәйле иде

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Мәскәүдә Закон чыгаручыларның халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссия һәм Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитетының уртак утырышы узды. Әлеге чара Казанда авиаһәлакәттә үлгәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алудан башланып китте.

Халыкара дәрәҗәдә Россия субъектлары хезмәттәшлеген законнар белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алышуга корылган утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе, Закон чыгаручыларның халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссия рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитеты рәисе Михаил Маргелов алып барды.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә “Россия Федерациясе субъектларының халыкара һәм тышкы икътисади элемтәләрен координацияләү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын карау белән бәйле иде. Утырышта катнашучылар фикеренчә, әлеге закон проектын кабул итү РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнарының чит илләрдәге партнерлар белән элемтәләрен ныгытырга һәм төбәкара элемтәләрне тәртипкә салырга мөмкинлек бирәчәк.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, хәзерге вакытта федераль законнарга кайбер үзгәрешләр кертү зарурлыгы туды. Аерым алганда, ул субъектлар тарафыннан төзелә торган килешүләрнең проектларын һәм субъектларның закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары тарафыннан төзелә торган килешүләр проектларын килештерү процедурасын чикләү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Монда чит илләрнең административ-территориаль берәмлекләре белән булган тәҗрибәне исәпкә алу зарур.

Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин федераль дәрәҗәдә бәяләмәләре өстенлекле булган дәүләт хакимияте органын билгеләргә тәкъдим итте. Мондый органны билгеләү төбәкара килешүләрне килештерү эшен тәртипкә салырга мөмкинлек бирәчәк. “Кайбер вакытта Федерация субъекты тарафыннан теге яки бу килешү проектын килештергәндә федераль министрлыклар бер үк пункт буенча төрле фикерләр әйтү очраклары да очрый”, - дип билгеләп үтте ул. “Боларның барысы да Федерация субъектлары дәүләт хакимияте органнарының инвестицияләр җәлеп итү өчен уңайлы шартлар булдыру өлкәсендәге эшчәнлеген активлаштырырга, күп юнәлешләр буенча халыкара һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек өчен уңай социаль-икътисади җирлекне үстерергә мөмкинлек бирәчәк”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Утырышта яңгыраган докладлар буенча рекомендацияләр РФ Дәүләт Думасына, РФ Федерация Советына, РФ Тышкы эшләр министрлыгына, Россия төбәкләренә халыкара хезмәттәшлек буенча рекомендацияләр җибәрелде. Закон чыгаручыларның халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиянең эшчәнлеге турында фикер алышынды һәм 2014 елга перспектив эш юнәлешләре билгеләнде.

Утырышта Федерация Советы әгъзалары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Россия төбәкләренең закон чыгару органнары рәисләре, федераль башкарма дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot