news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ф.Мөхәммәтшин “Мәдәни мирас һәм яңа технологияләр” Халыкара конгрессында катнаша

Ауропа халыкларының тарихи һәм мәдәни мирасын саклау эшендә компьютер һәм IT-технологияләр файдалану мәсьәләсе буенча фикер алышачаклар

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Вена шәһәрендә (Австрия) ТР Дәүләт Советы Рәисе, Ауропа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Төбәкләр палатасы мәдәният һәм мәгариф комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Мәдәни мирас һәм яңа технологияләр” XIV Халыкара конгрессында катнаша.
Конгресс кысаларында Ауропа халыкларының тарихи һәм мәдәни мирасын саклау эшендә компьютер һәм IT-технологияләр файдалану мәсьәләсе буенча фикер алышу булачак. Конгрессны оештыручылар арасында Ауропа Төбәкләр ассамблеясы һәм Вена дәүләт музее бар.
Эшлекле визитта Фәрит Мөхәммәтшинның Россия-Австрия дуслык җәмгыятендә очрашуы планлаштырылган, ул оешма әгъзалары белән очрашачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot