news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин Әлмәт музыка колледжы укытучыларын һәм студентларын юбилей белән котлый

Әлеге чарага багышланган концерт “Нефтьче” Мәдәният сараенда уза

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка колледжы укытучыларын һәм студентларын бу уку йортының 45 еллыгы белән котлый. Әлеге чарага багышланган концерт “Нефтьче” Мәдәният сараенда уза.

Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Әлмәт музыка учидищесы 45 ел эчендә 1600дән артык белгеч әзерләп чыгарган. Алар арасында балалар музыка мәктәпләре укытучылары, иҗат коллективлары җитәкчеләре, театр һәм филармонияләр артистлары, педогог-оештыручылар, клуб һәм мәдәният сарайлары директорлары бар.

Бүгенге көндә колледжда инструменталь башкару, вокаль сәнгать, хор белән дирижерлык итү, музыка теориясе, социаль-мәдәни эшчәнлек юнәлешләре буенча 200 студент белем ала. Бу уку йорты республиканың көньяк-көнчыгышында мәдәни һәм методик үзәк ролен үти. Ел саен биредә балалар музыка мәктәпләре укучылары өчен - конкурслар, фестивальләр, олимпиадалар, укытучылар өчен – семинарлар һәм ачык дәресләр, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Ульяновск һәм Уфадан танылган музыкантлар катнашында остаз мәктәпләре уза.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100