news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин: “Өлкән буын кешеләрен кайгырту – Татарстанда алып барылган социаль сәясәтнең өстенлекле юнәлеше”

ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин Халыкара өлкәннәр көне белән котлый

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, котлавы

“Хөрмәтле ветераннар! Кадерле якташлар! Октябрьнең беренче көнендә билгеләп үтелә торган Өлкәннәр көне уңаеннан, ихлас котлавымны һәм күпьеллык фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәтләремне кабул итегез.

Сезнең көчле рухлы, әхлакый кыйммәтләргә тугры калып, зирәк һәм мәрхәмәтле булуыгыз сокландыра. Һәрберегез катлаулы тормыш юлын узган. Сезгә, үз җилкәсендә сугыш афәтләрен кичергән, икътисадны үстерүгә хәләл көчен кертеп, Ватаныбызның абруен күтәргән, аның данлыклы хезмәт елъязмасының күп кенә битләрен язган өлкәннәребезгә, Татарстан яшьләре һәм урта буын кешеләре зур бурычлы. Шактый олы яшьтә булуга карамастан, күпләрегез һаман да сафта, үзенең гражданлык позицияләрендә нык тора, белеме һәм бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Өлкән буын кешеләрен кайгырту – Татарстанда алып барылган социаль сәясәтнең өстенлекле юнәлеше. Сугыш һәм хезмәт ветераннарының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, матди яктан тәэмин итү өчен республикада күп эш башкарыла. Әмма, минем карашка, иң мөһиме, бу рәвешле кайгырту даими булырга һәм бөтен җәмгыять тарафыннан күрсәтелергә тиеш. Форсаттан файдаланып, мин яшьләребезгә мөрәҗәгать итәр идем: сез ихлас мөнәсәбәтегез, игътибарлы карашыгыз белән өлкәннәребезнең тормышын чын мәгънәсендә тулыландыра, ямьләндерә аласыз. Һәркайсыгыз, эшләрегез никадәр генә тыгыз булмасын, әти-әниләрегез, әби-бабаларыгыз белән аралашу өчен вакыт табарга тиеш. Язмыш тарафыннан кыерсытылган, ялгыз калганнарга ярдәм итәргә кирәк. Аларның рухларын күтәрү аеруча мөһим.

Хөрмәтле ветераннар! Без сезнең данлы үткәнегез белән горурланабыз, бүгенге көндә республика тормышында теләп катнашуыгызны да югары бәялибез, нык рухлы булуыгызга, хакыйкатьнең тантана итәсенә ихластан ышануыгызга сокланабыз. Безнең белән бергә булуыгыз өчен чын йөрәктән рәхмәт сезгә. Һәрбарчагызга – лаеклы ялда булучыларга да, үз эшләрен дәвам итүчеләргә дә – исәнлек-саулык, сүнмәс яшәү дәрте телим!” – диелә ТР парламенты башлыгы котлавында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100