Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ф.Мөхәммәтшин: “Кризис шартларында мигрантларга булышлык итүдә Ассамблеянең роле артты”
Бњген Казанда хисап-сайлау комиссиясе конференциясе кысаларында Татарстан халыклары ассамблеясе Советы утырышы узды
(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда хисап-сайлау комиссиясе конференциясе кысаларында Татарстан халыклары ассамблеясе Советы утырышы узды. Анда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле аппаратының эчке сәясәт буенча департамент башлыгы Михаил Косой, ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева һәм башка рәсми затлар, Ассамблеянең милли-иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре катнашты. Билгеле булганча, Татарстан халыклары ассамблеясе конференциясе ике елга бер тапкыр уздырыла.
ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, 2007 елның декабрендә республиканың милли-мәдәни берләшмәләре ассоциациясенең тугызынчы конференциясендә Татарстан халыклары ассамблеясе оештырылды. “Милли корылыш мәсьәләләре, милләтләр арасындагы дуслыкны һәм халыкларның бердәмлеге традицияләрен саклау һәм арттыру Татарстан өчен үзәктә тора. Алар чын мәгънәсендә дуслыкның һәм чәчәк атуның нигезе булып тора”, - дип белдерде Ф. Мөхәммәтшин.
Ул Татарстан җирендәге тынычлыкның демократик үзгәртеп коруларның, икътисади һәм социаль реформаларның, милләт һәм халыкларның мәдәни, рухи үсеш өчен төп шарт булуын ассызыклап үтте. “Мәдәниятлар, этнослар һәм халыкларның күптөрле булуы – бу зур байлык һәм казаныш, - диде спикер. - Татарстан халыклары ассамблеясен оештыру - закончалыклы адым һәм республиканың күпмилләтле хәрәкәт үсешендәге яңа этапның башлангычы. Диаспоралар белән эшләү яңа баскычка күтәрелде, милли-мәдәни оешмаларның һәм Ассамблеянең шәһәр һәм районнары филиаллары саны артты. Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары ярдәмендә милли мәдәниятлар, телләр һәм гореф-гадәтләрне торгызу буенча зур эш башкарылды. Диаспораларга республиканың социо-мәдәни җирлегенә җайлашу буенча зур ярдәм күрсәтелә. Кризис шартларында мигрантларга булышлык итүдә Ассамблеянең роле сизелерлек артты”.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, ике ел эчендә Ассамблея абруйлы оешма буларак үзен таныткан, ул республиканың мәдәни һәм иҗтимагый тормышында зур роль уйный. Спикер Ассамблеянең республикадагы милли-мәдәни берләшмәләрне берләштерү, булышлык итү һәм аларның эшчәнлеген координацияләүдәге эшен югары бәяләде.
“Киләчәктә республикада милләтләр арасындагы тотрылылыкны саклау мәсьәләләре һәм этно-мәдәни үсешнең Татарстан моделен камилләштерү дәүләт сәясәтенең беренче чираттагы бурычларыннан булачак дип ышанам. АКШның Дәүләт секретаре Хиллари Клинтон һәм Палестина автномиясе башлыгы Мәхмүт Аббасның Казанга килүе Татарстанның милләтләр һәм диннәр арасындагы килешеп яшәү тәҗрибәсе дөньяда зур кызыксыну уятуы турында сөйли. Моңа бәйле рәвештә, Ассамблеянең республика дәүләт хакимият органнары тарафыннан булышлык һәм аңлау табачагын аеруча ассызыклап үтәсем килә. Татарстан җитәкчелеге алга таба да гражданлык институтлары үсешенә юнәлтелгән проектларны үз канаты астына алачак”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул шулай ук чыгышында Ассамблеянең Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгын, ТАССР оешуның 90 еллыгын билгеләп үтүдә катнашу мәсьәләләренә тукталды. Фәрит Мөхәммәтшин республиканың барлык милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләренә рәхмәт сүзләрен җиткереп, бүген кабул ителгән карарларның Ассамблеянең һәм барлык оешмаларның конструктив эшчәнлегенә, күпмилләтле республиканың барлык халыкларының килешеп яшәүне һәм дуслыкны ныгытуга җирлек булырга тиешлеген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз