news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин: “Киләсе бишьеллыкның бурычы – авыллар арасында юллар төзү”

ТР Дәүләт Советы Рәисе Лениногорск районының Шөгер авылында өч социаль объект ачылышында катнашты

  (Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, 5 сентябрьдә, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Лениногорск районы Шөгер авылында яңа балалар бакчасы, Мәдәният йорты, шулай ук Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачылышында катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге.

100 балага исәпләнгән, бассейнлы, спорт һәм уен мәйданчыклары булган “Тургай” балалар бакчасы ачылышы балаларның чыгышыннан башланды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Федор Щелков һ.б. катнашты.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов Татарстан парламенты җитәкчесе узган елның августында нигезенә символик таш салган балалар бакчасын ачуын искәртте.

Җирле халык республика җитәкчелеге белән турыдан-туры аралашуда биредәге стадионны төзеклзндерү мөмкинлекләрен карауны да сорады.

Фәрит Мөхәммәтшин сәламләү чыгышында, соңгы елларда Татарстанда авылның социаль инфраструктурасын үстерү өчен күп эш башкарылуын ассызыклап үтте. Шулай ук киләсе биш елга планнарны да билгеләде. “Шәһәрләрне эре авыл җирлекләре белән тоташтыручы юллар бар. Алар - Лениногорск – Казан, Лениногорск – Әлмәт, Уфа – Бөгелмә һ.б., әмма авыллар арасында юллар төзер вакыт җитә. Бу киләсе бишьеллык планына кертелергә тиеш”, - диде ул.

Парламент җитәкчесе “Татнефть” ААҖ нең нефть төбәге шәһәрләре һәм авыллары социаль инфраструктурасы үсешенә керткән өлешенә югары бәяләде.

Җирле халыкка “Татбурнефть” ҖЧҖ директоры, “Бердәм Россия” партиясенең Лениногорск бер мандатлы округы кандидаты Ринат Шәфигуллин мөрәҗәгать итте. Ул илнең башка төбәкләрендә еш булуын һәм башка нефть компанияләре, “Татнефть” ААҖ ннән аермалы буларак, социаль өлкәгә, инфраструктура үсешенә зур күләмдә акча сарыф итми, бары тик салымнар түләү белән генә чикләнүен билгеләп үтте.

Шулай ук тагын бер зур вакыйга – Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар, аларның тол хатыннары һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә һәйкәл ачылды.
Парламент җитәкчесе, Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел булу уңаеннан республикада һәйкәлләрне торгызу буенча киң күләмле эшләр башкарыла, Лениногорск районы – андый мемориаль объектлар төзелеше актив бара торган муниципалитетларның берсе, дип билгеләп үтте.

Шулай ук биредә Мәдәният йорты да ачылды. Фәрит Мөхәммәтшин, авылларда мондый үзәкләр төзелеше, республика халыклары традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен ныгыту мөмкинлеге бирәчәгенә ышаныч баглады.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Лениногорскида яшәүчеләргә республиканың максатчан программаларында актив катнашулары өчен мактау сүзләре белдерде.

Соңрак биредә яшәүчеләр яңа Мәдәният йортында оештырылган концертка җыелды.

(Фотосурәт  gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100