news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин Кеше хокуклары буенча вәкаләтле хакында: "Әлеге институт аша без хакимият һәм халык арасында булган ышанычны ныгытабыз"

10 декабрь — Халыкара кеше хокукларын яклау көне

 (Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 10 декабрь — Халыкара кеше хокукларын яклау көне. Шул уңайдан бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтленең иҗтимагый ярдәмчеләре, җәмәгать һәм хокук саклау оешмалары вәкилләре, галимнәр һәм экспертлар белән очрашты.

ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, мондый очрашу беренче генә тапкыр уздырыла. “Кеше хокукларын яклау буена үткәрелгән чаралар хакында без ел саен хисап тотабыз һәм мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә җиткереп барабыз. 2014 елда Кеше хокуклары буенча стратегия булдырган Россия Федерациясендә бердәнбер субъект булуыбызны да билгеләп үтәсем килә. Моннан тыш, быел кабул ителгән “2030 социаль-икътисадый стратегиясе” кеше һәм аның хокукларының республикада югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә”, - диде һәм муниципаль берәмлекләрдә эшләүче кеше хокуклары буенча вәкаләтлеләрнең эшчәнлеген югары бәяләде. Быел гына да аларга 1,5 мең мөрәҗәгать килеп ирешкән.

Фәрит Мөхәммәтшин әлеге көннең 1948 елдан бирле билгеләп үтелүен ассызыклады.

“Кызганыч, дөнья еш кына үзгәреп тора. Экстремистлык, террорчылыкка бәйле рәвештә, бар да кискенләшә һәм кеше хокуклары, шул исәптән яшәү хокукы да, кысыла. Очкычларны шартлаталар, атышалар, радикаль дин, беренче чиратта, ислам дине вәкилләре дәүләтләргә үтеп керә. Бу исә кайбер илләрдә кеше хокуклары бик нык кысылуга, кимсетүгә китерә, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Нәкъ менә шундый очракларда кеше хокуклары, бала хокуклары аерым институт булып калкып чыга һәм бу мәсьәләләрне күтәрә. Илнең, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын әлеге кыенлыкларга юнәлдерергә булыша”, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Кеше хокуклары вәкаләтлеге аша җәмгыять һәм дәүләт арасында мөнәсәбәтләрнең ни рәвешле урнашуы хакында да бәян итте Ф. Мөхәммәтшин. “Әлеге институт аша без хакимият һәм халык арасында булган ышанычны ныгытабыз”, - диде ул, һәм очрашуга килүчеләргә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Моннан тыш,  чарада ТР юстиция министры Лариса Глухова, ТРның Күзәтүчеләр иҗтимагый комиссиясе җитәкчесе Лариса Расческова һ.б. затлар чыгыш ясады.

Очрашу азагында юнәлеш алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100