Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ф.Мөхәммәтшин Казанга БДБ, Балтыйк буе илләреннән килгән милләттәш ветераннар белән очраша
Якын чит илләрдәге ватандашларыбызны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан Казанга чакыру программасы биш ел дәвамында эшли
(Казан, 14 май, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентында Казанга БДБ һәм Балтыйк буе илләреннән Җиңүнең 65 еллыгына багышланган чараларда катнашу өчен килгән Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очраша.
Казанда милләтәшләребез өчен 10 көнлек программа оештырылган иде. Ватандашларыбыз Бөтендөнья татар конгрессында булды, Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап оештырылган чараларда катнашты. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында булып, әлеге уку йорты эшчәнлеге белән танышты.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: якын чит илләрдәге ватандашларыбызны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан Казанга чакыру программасы биш ел дәвамында эшли. Моңарчы республикабызда кунак булган сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре республиканың иң яхшы санаториеләрендә сәламәтлеген ныгытты, туганнары белән очрашты һәм сугышчан дуслары белән аралашты.
Дәүләт Советына очрашуга Әзербәйҗан, Белоруcсия, Казахстан, Кыргызстан, Латвия, Литва, Молдова, Таҗикстан, Украина, Үзбәкстаннан килгән 25 ветеран чакырулы. Билгеле булганча, Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президенты карамагындагы Чит илләрдәге ватандашлар эшләре буенча координация советын җитәкли. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз