news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин Казан Кремленда Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды

Дәүләт бүләкләренә бу юлы җәмгыясе 73 кеше лаек дип табылган

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Кремленда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Шушы мактаулы эшне башкарырга – фән, мәгариф һәм мәдәният-сәнгать, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, төзелеш, энергетика, хокук яклау һ.б. төрле тармакларда хезмәтләре белән республика үсешенә керткән өлешләре буенча аерылып торганнарга дәүләт бүләкләрен тапшырырга килгән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тантананы ачып, быел республика тормышы торышына күзәтү ясады.

 Ел авыр булды, дип бәяләде Ф.Мөхәммәтшин. Дөньякүләм финанс-икътисади кризисы Татарстан икътисадына да җитди йогынты ясады, чөнки  Татарстан – сәнәгать куәте зур булган республика: 60 проценттан артык продукциясен дөнья базарына чыгара. Финанс кризисы вакытында кулланучыларның ихтыяҗы кимүе табигый, шуның нәтиҗәсендә, бездә җитештерелгән продукциягә бәяләрнең түбән тәгәрәве күзәтелде, шуңа өстәп, нефтькә бәя төште һәм болар барысы да бюджетка керәсе акчада, ә рубль белән долларның курс аермалылыгы республиканың гына түгел, илнең бик күп предприятиеләрендә чагылыш тапты, дип шәрехләде ул.

«Дөрес, нефтьчеләр, үзләренең тармагын оптимальләштереп өлгергәнлек белән, чагыштырмача җиңелрәк хәлдә, калган тармаклар турында болай дип булмый: алар авыр кризис хәлендә булды, бу төрле дәрәҗә бюджетларның керемнәрендә ачык күренде», - дип, Ф.Мөхәммәтшин эш урыннары кыскартылуга игътибарны юнәлтте. Республика Парламенты башлыгы аеруча басым ясап әйткәнчә, эшли торган халыкның 3,2 проценты эшсез калды, «КАМАЗ» һәм кайбер башка предприятиеләр тукталды, әле дә ярый финанс кризисы социаль кризиска әйләнмәде, диде ул. «Бу хакта хәзер курыкмыйча әйтә алабыз, чөнки кризиска каршы федераль үзәк белән берлектә күргән чараларыбыз, махсус фондлар ярдәмендә кризис йогынтысын йомшарту мөмкин булды, ә Татарстан үзе генә кризистан беркайчан да чыга алмас иде: нефть химиясе, шин җитештерү, автомобиль һәм машина төзелеше кебек өлкәләр федераль үзәк ярдәме, шушы үтә җаваплы вакытта махсус программалар гамәлгә кертү аркасында гына исән калды», - дип искәртте Ф.Мөхәммәтшин.

Быелгы уңышларны барлап, авыл хуҗалыгында ит, сөт, йомырка җитештерү арта бара, дисә дә, республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында, җәйнең коры килүе сәбәпле, исәпләнелгән кадәр бөртеклеләрдән уңыш ала алмады, дип билгеләп үтте ул. «Бездә бөртеклеләр күп, ләкин сата алмыйбыз, чөнки бөртеклеләр биржасы, базары юк. III класслы бодайның бәясе үзкыйммәтеннән түбән, шуңа күрә, без аны, бәя күтәрелми торып, сатмыймыз да. Россиядә 100 млн. тонна чамасы ашлык үстерсәк тә, шатлыгы әллә ни юк, чөнки илдә терлек саны кискен кимеде», - дип аңлатма бирде Парламент Рәисе.

Аның шәрехләвенчә, былтыр 2,2 млн. кв. м торак тапшырылган булсак, быел 2 млн. кв.м торак тапшырылачак.

Яңа гасырның 10 нчы елына оптимистларча караш ташлап, Ф.Мөхәммәтшин дөнья икътисадының тотрыклылануын, төрле тармаклар буенча илдәге һәм республикадагы күрсәткечләрнең дә шундый хәлдә булуын, хәтта кризис чорында да кешеләргә һәм җитештерүгә кагылышлы күп кенә программаларның гамәлдә калуын  киләчәккә өмет белән карарга нигез бирә, дип белдерде. Аның фикеренчә, хәзерге вакытта кризистан соңгы вакыт турында уйларга, план корырга кирәк, Түбән Камадагы нефть эшкәртүгә юнәлдерелгән завод - «ТАНЕКО» төзелеше кебек зур нвестицион  программалар тормышка ашыру бурычы тора. Ник дигәндә, елына 30ар млн. тонна нефть суырта торган Татарстан аны чимал рәвешендә генә күршегә бензин, керосин, мазут, май һ.б. продукция эшкәртергә бирәсе килми, үзендә моны эшкәртү мөмкинлеге булдыра. Димәк, икътисади уңыштан кала, кешеләргә яңа эш урыннары һәм хезмәт хакы түләү мөмкинлеге була дигән сүз. Болардан тыш, Россиянең 38 процент автомобиль һәм трактор шины Татарстанда эшләп чыгарыла, Тольяттида автозавод тернәкләнеп китә алса, җиңел машиналарга республика шиннары китәчәк, дип фаразлады Ф.Мөхәммәтшин. 

Ничек кенә булмасын, Татарстан бүген үк иртәгәсе көнен, үз салым базасын киңәйтү һәм яңа эш урыннары булдыру турында кайгырта, дисә дә, Парламент башлыгы бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә киләсе елга хезмәт хакын арттыра алмаячакбыз, ел ахырына профицит барлыкка килсә генә бәлки ул мөмкин булыр, диде.

Дәүләт бүләкләренә бу юлы җәмгыясе 73 кеше лаек дип табылган. Аерым алганда, Россия Федерациясе дәүләт бүләкләреннән Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры урынбасары Нурмөхәммәт Хисамов белән Казан дәүләт энергетика университеты профессоры Вадим Голенищев-Кутузовка Дуслык орденнары, «Таттрансгидромеханизация» ЯАҖнең Казан участогы өлкән электригы Сергей Ланчук II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләреннән Биектау районының  «Урак һәм чүкеч»/«Серп и молот» ҖЧҖ директоры Анна Захаровага «Татарстан Республикасы каршындагы хезмәтләр өчен» ордены, 16 кешегә «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре, 2 кешегә ТР Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Шулай ук дистәләрчә шәхескә РФ һәм ТР мактаулы исемнәре бирелде.

Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе исеменә Казан дәүләт университетының кафедра мөдире Тәлгат Галиуллин, югары мәктәп хезмәткәре исеменә Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе проректоры Ринат Халитов, атказанган төзүчесе исеменә «Сувар-Казан» компаниясе генераль директоры урынбасары Вячеслав Сунцов, нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре исеменә «Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Алексей Попов лаек дип табылган.

Бүләкләнүчеләр арасында Татарстанның халык артисты, халык рәссамы, атказанган фән һәм сәнгать эшлеклеләре, табибы, икътисадчысы, төзүчесе, юристы, артисты, мәдәният хезмәткәре, агрономы һ.б. исемнәр алучылар күп.     

 Бу бүләкләр, сезнең хезмәтегезне эшегездә коллегаларыгыз бәяләгән һәм сезнең өчен кайгырткан, дигәнне аңлата. Бүген тапшырылган һәр бүләк сезнең һәрберегезнең хезмәте, җәмгыятьтә һәм тормышта үз-үзегезне тота белүегез белән яулап алынган. Сез үзегез өчен генә түгел, бөтен республика өчен хезмәт куясыз, ә кирпечләп салынган дан Татарстанның чикләрен күптән узды, дип, ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин аларны дәүләт бүләкләре алулары белән кайнар котлады.

      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100