news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ф.Мөхәммәтшин Казахстан Генераль консулына Татарстанда нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде

Татарстан парламенты җитәкчесе Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы белән очрашты.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Асхат Нускабай белән очрашты. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин дипломатка төбәктә нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәк эшчәнлегендә дә уңышлар теләде.

Очрашуда Россия һәм Казахстан югары җитәкчелегенең дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуда зур өлеш кертүләрен билгеләп үттеләр.

Асхат Нускабай Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгын ачылганнан бирле, ягъни 2012 елдан җитәкли. Ул дипломатик эшчәнлеген Санкт-Петербургта БДБ Парламентара ассамблеясе Советы генераль секретаре урынбасары – Казахстан Республикасы парламентының тулы вәкаләтле вәкиле сыйфатында дәвам итәчәк.

Бүгенге очрашуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башка рәсми затлар катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot