news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин:“Күзәтчелек советлары эшен көчәйтү аша игътибарны күбрәк күрсәтергә тиешбез"

ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова сүзләренчә, социаль хезмәт күрсәтүче республика учреждениеләренең автоном эш режимына күчүе попечительләр һәм күзәтчелек советларына зур җаваплылык йөкли

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). ТР Дәүләт Советында парламент депутатларының халыкка социаль хезмәт күрсәтүче республика учреждениеләренең попечительләр һәм күзәтчелек советлары эшчәнлегендә катнашуы һәм әлеге учреждениеләргә ярдәм күрсәтүгә, автоном оешмаларның яңа шартларда эшләвенә багышланган киңәшмә узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, картлар йортлары, психоневрология учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин, киңәшмәне ачып җибәреп, көн тәртибенә чыгарылган проблеманың актуаль булуын ассызыклап үтте. “Чөнки халыкка социаль хезмәт күрсәтүче учреждениеләрне реформалау – аларны автоном эш режимына күчерү бара”, - диде ул һәм ТР Дәүләт Советы Президиумының депутатларга попечительләр һәм күзәтчелек советлары эшчәнлегендә катнашу тәкъдиме белән чыгуын белдерде. “Максатыбыз – кешеләр кайгыртуны тойсын өчен, бу эшне тагын да көчәйтү”, - диде ул.
Бүгенге көндә Татарстанда 41 картлар йорты исәпләнә. Спикер сүзләренчә, аларның барысында да ТР һәм РФ законнары тарафыннан каралган хезмәтләр тулысынча күрсәтелми, кайбер эшләр бөтенләй башкарылмый. Бу учреждениеләрдә оптимизация алып барыла, шул ук вакытта интернатларда кеше саны тулмый. Шуңа күрә төрле районнардагы картлар йортларын берләштерү, кайберләрен ябу мәсьәләсе күтәрелә. Мәсәлән, Кайбыч районындагы интернатны ябып, андагы карт-карчыкларны Чистай районына җибәрү көтелә. Бу нисбәттән утырышта депутат Туфан Миңнуллин чыгыш ясап, милли мәсьәләне дә күз алдыннан җибәрмәүне сорап, татар әбисенең – намаз укырга, христианканың икона янында басып торырга теләге барлыгын белдерде.
Татьяна Ларионова сүзләренчә, социаль хезмәт күрсәтүче республика учреждениеләренең автоном эш режимына күчүе попечительләр һәм күзәтчелек советларына зур җаваплылык йөкли. Бу учреждениеләрдә яшәүче карт-карчыкларның хәленә килгәндә, гомумән алганда, аларның күпчелеге тормыш шартларыннан канәгать. “Пенсионерлар” иҗтимагый оешмасы уздырган анкета мәгълүматларыннан күренгәнчә, 28,5 проценты медицина ярдәменә һәм дару препаратларына мохтаҗ. Өстәвенә, автоном эш режимына күчкәч, кайбер интернатларда чәй кайнаткан, телевизор караган һәм суыткычтан файдаланган өчен акча таләп итә башлаганнар. Равил Моратов хәбәр иткәнчә, картлар йортларын техника белән күзәтчелек советлары аша тәэмин итеп була.
Т.Ларионова, интернат җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, акчаларны янга калдыру юлларын өйрәтте. Аның сүзләренчә, эчке гигиена әйберләрендә экономия ясарга мөмкин. Карт-карчыкларны инвалидлыкка чыгарып, аларга дигән памперсларны социаль иминият юнәлеше аша алырга мөмкин, диде ул. “Интернатлардагы эчке атмосфераны да яхшыртырга кирәк”, - дип, Т.Ларионова яши торган бүлмәләрдәге начар исне бетерү, ашханәләрдәге савыт-сабаларны алмаштыру мәсьәләләрен күтәрде. Шулай ук ул карт-карчыкларны сәламәтләндерү проблемасына тукталып, республикада 2-3 тернәкләндерү үзәге төзү зарурлыгын белдерде. Т.Ларионова фикеренчә, социаль хезмәт күрсәтүгә нисбәтле республика законнарын өйрәнү зарур.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин үз чыгышында автоном режимда эшләүче социаль хезмәт күрсәтүче оешмаларның эш үзенчәлекләренә тукталып үтте. Министр китергән мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 9 аенда автоном оешмалар 240 млн. сум акча эшләгән. Алар нигездә икмәк-кондитер әйберләре сату, ярдәмче хуҗалык тоту белән шөгыльләнә. Әлеге акчалар учреждениеләрнең материаль-техник базасын ныгыту өчен тотыла.
“Автоном оешмалар төзелә башлаганда муниципаль берәмлекләр, бизнес-структуралар һәм әлеге учреждениеләр арасында килешүләр төзелде. Әмма кайбер районнарда алар эшләп китә алмады. Без хәзер дәүләт-шәхси партнерлыкның яңа юлларын эзлибез”, - диде министр.
Айрат Шәфигуллин хәбәр иткәнчә, республикада социаль хезмәт күрсәтү челтәрен үстерү һәм яңарту концепциясе эшләнә. Шулай ук оптимальләштерү, психоневрология юнәлешендә эшләүче интернатлар ачу актуаль мәсьәлә булып кала.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова исә үз чыгышында нәкъ менә көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләне күтәреп: “Безгә парламент депутатларының халыкка социаль хезмәт күрсәтүче республика учреждениеләренең попечительләр һәм күзәтчелек советлары эшчәнлегендә катнашуының нидән гыйбарәт булырга тиешлеген ачыклап бетерергә кирәк. Минемчә, эшебез әлеге оешмаларга район дәрәҗәсендә элемтәләр урнаштырырга ярдәм итү булырга тиеш ”, - диде.
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов исә һәр учреждениенең үз проблемалары булуын, аларны хәл итүдә төрле оешмалар җитәкчеләре, мәктәп укучылары белән хезмәттәшлек итү – күзәтчелек советларында һәрберсенә урын табылачагын билгеләп үтте. Р.Моратов агымдагы елда картлар йортларына 2 млн. сумлык хәйрия ярдәме җибәрелүен, ә узган елда Татарстанда буенча 14 млрд. сум күләмендә хәйрия ярдәме күрсәтелүен һәм бу нисбәттән өстенлекле юнәлешләрне дөрес сайлап алырга кирәклеген хәбәр итте. Урынбасар шулай ук картларга игътибарны көчәйтү, аларны гаиләләргә тәрбиягә урнаштыру мәсьәләсен күтәреп чыкты. “Мин финанслар белән тәэмин итү һәм оештыру мәсьәләләре буенча проблема күрмим”, - диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин, киңәшмәгә нәтиҗә ясап, дәүләтнең картлар йортлары белән шөгыльләнергә тиешлеген, аларның хәзерге вакытта муниципаль хакимият органнары өстендә булуын билгеләп үтте. “Без күзәтчелек советлары эшен активлаштыру, бу эшкә җәмәгатьчелекне һәм бизнесны җәлеп итү аша игътибарны күбрәк күрсәтергә тиеш. Без күзәтчелек советларының ничек эшләвен караячакбыз”, - дип ул, әлеге эшне күңел биреп башкарырга кирәклеген ассызыклап үтте. “Без картларның соңгы көннәрен яшәве турында түгел, ә аларга һәръяклап ярдәм күрсәтеп, тормышларын яхшырту хакында сөйләшергә тиеш”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм карт-карчыкларның балаларын эзләп тапкан һәм аларны ата-аналарын карарга күндергән районнарны кызыксындырырга сүз бирде. “Әгәр инде бер дә хәл итмәслек була икән, ул чакта дәүләт үз өстенә йөкләмә алачак”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100