news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин Ислам кабул итү көнен гамәлгә куюны максатка ярашлы дип саный

Ф.Мөхәммәтшин бүген Милли сәясәт, дәүләт һәм дини берләшмәләр мөнәсәбәтләре буенча комиссия утырышында шундый тәкъдим белән чыкты

(Казан, 25 май, “Татар-информ”). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Русьны Чукындыру Көне белән беррәттән, истәлекле дата сыйфатында Ислам кабул итү көнен гамәлгә куюны максатка ярашлы дип саный. Мондый тәкъдим белән Ф. Мөхәммәтшин бүген РФ ФҖ Федерация Советы карамагындагы Милли сәясәт һәм дәүләт һәм дини берләшмәләр мөнәсәбәтләре буенча Берләштерелгән комиссиянең чираттагы утырышында чыкты. Фәрит Мөхәммәтшин Берләштерелгән комиссия рәисенең урынбасары булып тора.

Бу юлы комиссиянең көн тәртибенә милләтләр арасындагы ызгыш-талаш кебек күренешләргә каршылык күрсәтүдә дәүләт һәм гражданлык җәмгыяте институтлары бәйләнешләре мәсьәләләре чыгарылды.

Утырышны РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе Сергей Миронов алып барды. Фикер алышуга РФ Генераль прокуратурасы, РФ Иҗтимагый палатасы, Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты, РФ Юстиция министрлыгы, РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы вәкилләре, экспертлар чакырылган иде.

Фәрит Мөхәммәтшин, утырышта чыгыш ясап, бу көннәрдә генә РФ Дәүләт Думасы тарафыннан “Хәрби дан һәм Россиянең истәлекле даталары турында” федераль законга карата төзәтмәләр керүен билгеләп үтте. Төгәлрәк әйткәндә, алар 28 июльдә Русьны Чукындыру Көнен билгеләп үтүгә кагылышлы. “Әхлакый, патриотик тәрбия бирү һәм Россия җәмгыятенең рухи үсеше шартларында дини кыйммәтләрне һәм мәдәни-традицион торгызу мөһим роль уйный. Монда шулай ук илнең шактый өлеше – якынча 20 миллион кешенең Ислам динен тотуын онытмаска кирәк. Шуңа күрә Россиянең истәлекле көннәр календаренда Ислам кабул итү кебек тарихи вакыйганы да чагылдыру максатка ярашлы булачак”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Билгеле булганча, хәзерге Россия территориясендә Ислам 922 елда Идел буе болгарлары тарафыннан кабул ителгән.

Россия парламентының югары палатасы спикеры Сергей Миронов әлеге тәкъдим белән килеште һәм бу нисбәттән төбәкләр белән берлектә закон чыгару инициативасын әзерләргә вәгъдә итте, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Фикер алышу вакытында Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук гражданлык җәмгыятенең төрле институтлары белән конструктив диалогка ирешүдә милли-мәдәни мохтариятләрнең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул РФ субъектларындагы милли ассамблеяләр җитәкчеләренең очрашуын уздыру тәкъдиме белән чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100