news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Ф.Мөхәммәтшин Иранның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашты
Әңгәмә барышында парламент башлыгы Иранның Казандагы консуллыгы һәм шәхсән генераль консул Реза Багбан Кондоринның эшеннән канәгать калуын белдерде
Скопировать ссылку
(Казан, 9 февраль, “Татар–информ”). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Иранның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Сәйед Мәхмүд Реза Сәҗәди белән очрашуы вакытында Татарстан һәм Иран арасындагы хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышынды.
Бу көннәрдә Казанда Иран Ислам Республикасының кайбер абруйлы вәкилләре катнашында “Иранда ислам революциясе: цивилизация феномены һәм перспективалар” дигән Халыкара конференция уза. Бүген чит ил кунаклары Татарстан парламентында булды. Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашу алдыннан алар өчен махсус экскурсия оештырылды, аның барышында кунаклар Дәүләт Советының яңа парламент үзәгенең заманча техник мөмкинлекләрен бәяләде, музей һәм китапханә белән танышты.
Иран кунакларын ихластан сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин моңа охшаш очрашуларның республикабызда инде берничә мәртәбә үткәрелүен искәртте. “Мондый очрашуларның һәркайсы – дуслар һәм партнерлар очрашуы, – дип ассызыклады ул. – Күп кенә позицияләр буенча безнең сезнең белән карашларыбыз уртак”. Әңгәмә барышында парламент башлыгы Иранның Казандагы консуллыгы һәм шәхсән генераль консул Реза Багбан Кондоринның эшеннән канәгать калуын белдерде, Иран дипломатының республикадагы барлык әһәмиятле чараларда катнашуын ассызыклады. Ф.Мөхәммәтшин үсеш кичерүче мәдәни элемтәләрне, шул исәптән Иран кинематографистларының “Алтын мөнбәр” Халыкара фестивалендә катнашуын һәм кайбер гуманитар программаларны гамәлгә ашыруны уңай бәяләде.
Шул ук вакытта, Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, сәүдә–икъдисади өлкәдә Татарстан белән Иран арасындагы мөнәсәбәтләр, кызганычка күрә, бер дә куандырырлык түгел. Аның сүзләренә караганда, узган ел тышкы сәүдә әйләнешенең темплары сизелерлек кимегән. “Мөгаен, биредә финанс–икътисади кризисның йогынтысы да үзен сиздерәдер, – диде ул. – Шуңа да карамастан, сәүдә–икътисади мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен мөмкинлекләр бар дип саныйм”. Парламент башлыгы Иран партнерларының Татарстанның эре предприятиеләре белән хезмәттәшлеген перспективалы юнәлешләр рәтенә кертте, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.
“Тулаем алганда, республикада сәяси һәм икътисади хәл тотрыклы булып кала, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Без акрынлап кризистан чыгабыз, продукция эшләп чыгару күләменең сизелерлек артуы күзәтелә”.
Иранның Россиядәге илчесе Сәҗәди әфәнде үзен Казанда өендәге кебек хис итүен билгеләп үтте. Дипломат сүзләренчә, Иранның дәүләт эшлеклеләре Россия белән күп еллар хезмәттәшлек итү елларында Казанга барырга омтылалар. 2001 елда Иран Президенты Сәйед Мөхәммәт Хатаминың Татарстанга визиты моңа ачык мисал булып тора. Сәҗәди әфәнде Иранның Казандагы генераль консулы эшен бәяләп: “Минем белән элемтәгә кермичә калган көне юк. Дөрестән дә, ул татар халкына хөрмәт белән карый. Бу безнең хезмәттәшлеккә яхшы җирлек булыр дип саныйм”, - диде.
Иран илчесе сүзләренчә, Иран белән Россия Федерациясенең, гомумән Татарстан белән мөнәсәбәтләрен активлаштыру, беренче чиратта, ислам дәүләтенең тышкы сәясәтендәге яңа алымнар белән бәйле. “Көнбатыш илләр Иран халкы хокукларын да, ислам революциясе кыйммәтләрен дә танырга әзер түгел”, - дип белдерде ул. Аның сүзләренчә, Иранның тышкы сәясәт векторының җитди алмашуы шуның белән аңлатыла да. Шулай ук илче билгеләп үткәнчә, Иран җитәкчелеге Ауропа дәүләтләре белән икътисади хезмәттәшлек күләмен 30 млрд. долларга кыскартырга, Россия һәм Кытай белән элемтәне җайга салырга ниятли. “Моның белән бәйле рәвештә, безнең республика белән хезмәттәшлек итүнең зур перспективаларын күрәбез”, - дип ассызыклады Сәҗәди.
Шулай ук мәгариф һәм фән өлкәсендә элемтәләрне җайга салырга кирәклеген дә билгеләп үтте Иран дипломаты. Аның сүзләренчә, якын арада Иранның Россиягә укырга киләчәк 100 студентының 50 се Татарстан вузларында нефть-газ тармагы буенча белем алачак.
Очрашу ахырында парламент җитәкчесе фарсы һәм татар телләренең бер-берсенә якын булуы да ике яклы мөнәсәбәтләрне җайга салуда якынайтучы фактор булып тора, дип билгеләп үтте. “Хәзер дә уртак сүзләр күп булуын сизәм”, - диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин Казандагы халыкара конференция турында сөйләгәндә, ул фәндә генә түгел, ә Иран белән Татарстан мөнәсәбәтләрендә дә үз эзен калдырырга сәләтле, дип ассызыклады.
Соңыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм Иранның РФдагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе истәлеккә фотога төште һәм истәлекле бүләкләр алыштылар.
Очрашуда Иран ягыннан Иранның Казандагы консулы Реза Багбан Кондори, Иранның Мәскәүдәге Илчелегенең фәнни мәсьәләләр буенча киңәшчесе Али Бакуи, Иранның Казандагы Генераль консуллыгы консулы Сейед Мөхәммәд Реза Зареи, ә Татарстан ягыннан - ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, республика парламенты депутатлары һәм башка рәсми затлар катнашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot