news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин Иҗтимагый палатага социаль юнәлешле оешмалар белән эшне көчәйтергә кушты

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин палатаның 2017 елгы эше турында хисап тотты.

Ф.Мөхәммәтшин Иҗтимагый палатага социаль юнәлешле оешмалар белән эшне көчәйтергә кушты
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 24 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иҗтимагый палатага социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар белән эшне көчәйтергә кушты. Бу хакта ул бүген сессия утырышында белдерде. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин 2017 елгы эш юнәлешләре турында чыгыш ясады.

“Сез социаль юнәлешкә йөз тоткан коммерцияле булмаган оешмалар белән ни дәрәҗәдә актив шөгыльләнәсез? Алар барысы да теркәлгәндә әйткән тема буенча үз функцияләрен үтиме, финанслар ягыннан хисап тотамы? Игътибар белән карагыз. Алар белән хезмәттәшлек итәргә кирәк. Шушы эшләр белән чынлап торып шөгыльләнүчеләрне карарга кирәк”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Анатолий Фомин социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар саны артуын, исемлектә 600 гә якын оешма булуын, аларның милек, финанс, мәгълүмати һәм башка төрле дәүләт һәм муниципаль ярдәмнәр алуын билгеләп узды. “Гражданлык җәмгыятен үстерү буенча РФ Президенты грантларына, республика конкурсларында катнашу буенча югары нәтиҗәләр Иҗтимагый палатаның коммерцияле булмаган оешмалар белән максатчан эшләвенең дәлиле булып тора”, - диде палата рәисе. Ул узган елда 89 оешманың федераль конкурсларда җиңгәнен, аларга 125 млн сум күләмендә ярдәм күрсәтелгәнен билгеләп узды.

Анатолий Фомин социаль өлкәләрдә эшләүче коммерцияле булмаган оешмаларның халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү өчен каралган бюджет акчасыннан файдалана алуын кайгырту бурычы торганын, бу нисбәттән, Министрлар Кабинеты каршында координацион советка теләктәшлек әһәмиятле бурыч булуын билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100