news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин: “Иң сикәлтәле заманнарда Язучылар берлеге халык белән бергә булды”

Язучылар районнарга, авылларга теләгән вакытта чыга алсын өчен, Татарстан җитәкчелеге тарафыннан ТР Язучылар берлегенә микроавтобус бүләк ителде

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Язучылар – үзфикерле кешеләр, аларның авызын каплап, ябып, ниндидер фикерләрне әйттермичә җәмгыять корып булмый, һәм язучылар халыкка бик кирәк.

 

Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында ТР Язучылар берлегенең 75 еллыгына багышланган тантанадагы чыгышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әнә шулай дип белдерде. Шушы вакыйга уңаеннан Татарстан башкаласына ил йөрәге Мәскәүдән, тугандаш республикалардан күп санлы кунаклар килүен һәм көн дәвамында фәнни-гамәли конференция уздырылуын искәртеп, Парламент җитәкчесе әлеге берлекнең үткән сәхифәләрен барлады.

 

“Бу бик зур бәйрәм, республикакүләм вакыйга. Оешманың башында торган каләм ияләреннән мәшһүр язучылар, иҗтимагый-сәяси эшлеклеләрнең шушы кичәдә һәммәсен дә атап китү мөмкин булмаса да, Сибгат Хәким, Аяз Гыйләҗев, Нурихан Фәттах, Илдар Юзеев, Мөхәммәт Мәһдиев, Рабит Батулла, Ренат Харис, Шәүкәт Галиев һәм башка бик күпләр алдында баш иеп, Язучылар берлегенең эшен оештыруда, аны саклап калуда өлешләре өчен олы рәхмәт әйтәсе килә. 1930-40 нчы, Бөек Ватан сугышыннан соңгы авыр елларда дөреслек эзләп йөрүчеләр, үзфикерле кешеләрнең күпмесе вафат булды, кайсыларына “халык дошманы” мөһере белән кара ягылды, алар шуннан җәфа чикте”, - дип басым ясап әйтте Ф.Мөхәммәтшин.

 

Фикерен дәвам иттереп, әле кайчан гына, 1990 нчы елларда, иҗтимагый оешмалар безгә кирәкме, алар безгә нәрсәгә, дигән фикерләр булды, шушы чорның иң тотрыксыз елларында, иң сикәлтәле заманнарда Язучылар берлеге халык белән бергә булды, шул рәвешле, үзенең кирәклеген тагын бер кат раслады һәм әле дә сакланды, Россиядә иң зурларының берсе ул. Язучылар, Журналистлар, Рәссамнар, Композиторлар берлекләре кебек иҗади оешмалар бүгенге шартларда җәмгыятебезнең алдынгы өлеше, хокукый һәм демократик дәүләт буларак, безгә иҗат берлекләре кирәк, бу республика конституциясендә дә теркәлгән, дип белдерде.

 

Татарстан Парламенты җитәкчесе Ф.Мөхәммәтшин язучыларны республика җитәкчелеге һәм аерым ТР Президенты М.Шәймиев исеменнән кайнар котлады. Аннары парламент башлыгы каләм ияләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

Тантанада шагыйрәләр Лилия Газизовага “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе”, Наилә Ахунова һәм Фәйрүзә Мөслимовага “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр бирелде. “Идел” журналы баш редакторы урынбасары, тәрҗемәче Гәүһәрия Хәсәновага “Казанның меңьеллыгы истәлегенә” медале, вафатыннан соң Дөлфәт Маликовка (Зөлфәт)   бирелгән “Фидакарь хезмәт өчен” медале аның хатыны Фирая ханымга тапшырылды. Тагын ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хатлары белән Габделәхәт Гаффаров (Әхәт Гаффар), Әмирҗан Моталлапов һәм ТР Язучылар берлеге бүләкләнде. ТР Язучылар берлегенең һәм “Татнефть” ААҖнең Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиясенә Гәүһәрия Хәсәнова, Җәүдәт Дәрзаман һәм Әмирҗан Моталлапов лаек дип табылды. Язучылар районнарга, авылларга теләгән иркенләп вакытта чыга алсын өчен, Татарстан җитәкчелеге тарафыннан республиканың Язучылар берлегенә Чаллыда эшләнелә торган микроавтобус бүләк ителде.

 

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Борһанов та тантанага килеп, шәһәр мэры Илсур Метшин һәм шәһәр хакимияте исеменнән тәбрикләде, язучыларның Казанның үзенчәлекле урыннарын дөньяда танытуга зур өлеш кертүләрен басым ясап әйтте. Сезнең хезмәтегезгә таянып Казан мәдәни башкала исемен саклый, дип, истәлеккә Казан вазасы бүләк итте һәм иҗатчыларга уңышлар теләде.

Аннары ТР Язучылар берлеге җитәкчесе Илфак Ибраһимов оешманың үткән юлы һәм бүгенге хәле хакында хисап белән чыкты.

 

Тантаналы чара Татарстан сәнгать осталары һәм яшь каләм ияләре чыгышлары белән үрелеп дәвам итте.   

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100