news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин: «Халкыбызның Җиңүгә керткән өлеше киметеп күрсәтелә, тарихи дөреслек кирәк»

Бөек Җиңүне халкыбыздан тартып алу, илебез башкарган тарихи, гуманитар миссияне юкка чыгару белән бәйле, дип саный Р.Ратникова

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы җитү һәм Ватан Геройлары көне уңаеннан, бүген «Казан» милли мәдәният үзәгендә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы. Тарих һәм заманча бәяләмәләр» темасына фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

 Бөек Җиңү көненең 65 еллыгына нибары 5 ай вакыт калып бара, ә халыкларны фашизм коллыгыннан, «көрән чума»дан азат иткән шушы Җиңүнең әһәмиятен, Союз иленең, халкыбызның  шушы Бөек Җиңүгә керткән өлешен, тылда көнне төнгә ялгап эшләгән кешеләренең хезмәтен киметеп, хәтта кимсетеп күрсәтү гамәлләре күренә, чит илләрдә шундый фикерләр шактый күп әйтелә, чып-чын мәгълүмати сугыш бара һәм, аңлашыла ки, без моңа битараф кала алмыйбыз, дип белдерде әлеге чарага җитәкчелек иткән ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында. Тарихи дөреслек бәрабәренә  шундый конференция уздырып, галимнәр һәм әлеге сугышка мөнәсәбәте булган кешеләр белән берлектә, үзебезнең фикерне җәмәгатьчелеккә җиткерү зарур, диде ул.

 Ф.Мөхәммәтшин чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстан халкының 24 проценты, ягъни 700 меңнән күбрәге сугышка китеп, шуларның 350 меңләбе Ватан өчен сугышта башын салган, батырлык күрсәткән өчен 200 меңнән артык Татарстан кешесе орден-медальләр белән бүләкләнгән, 225е иң югары бүләккә – Советлар Союзы Герое исеменә лаек дип табылган, 48е Дан орденының тулы кавалеры булган.    Бүген  исә Татарстанда 170 меңнән күбрәк Бөек Ватан сугышы ветераны гомер итә: 3730 сугыш инвалиды, 8982 сугышта катнашкан кеше, 135314 тыл хезмәтчәне һәм аларга тәңгәлләштерелгән кешеләр. Хәзерге вакытта, соңарып булса да, сугыш ветераннарына торак шартларын яхшырту, транспорт һәм дарулар белән тәэмин итү кебек һәм башка төр социаль ярдәм күрсәтелә, дип искәртте Парламент җитәкчесе.

 Аннан соң доклад белән чыккан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге сәяси советы секретаре урынбасары Римма Ратникова билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышына, аның әһәмиятенә мөнәсәбәтле караш элек Сталин рухында, аннары шәхесне тәнкыйтьләү рухында булса, хәзер исә Гитлерга каршы коалиция түгел, ә Америка җиңү яулады дигән фикер үткәрелә. Шуңа күрә, мондый ялганга каршы тору өчен, илдә максатчан эш алып бару зарур, яшьләр арасында аңлату таләп ителә, дип белдерде докладчы. Элеккеге союздаш илләр һәм союздаш республикалар тарих дәреслекләреннән Зоя Космодемьянская исеме алынган, ул террорист итеп күрсәтелә, узган гасырның 90 нчы елларында патриотизм сүзе, актуаль түгел дип, кулланылмый башлады, Латвиядә Бөек Ватан сугышы ветераны, партизан буларак хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Василий Кононов өстеннән суд эшләре бара. «Без бу хәлләргә мөнәсәбәтебезне, сугышны ялганлап күрсәтүгә каршы үз сүзебезне әйтергә тиешбез һәм Бөек Җиңүне башкаларга бирмибез!» - дип басым ясап әйтте Р.Ратникова. Тарихны фальсификацияләп күрсәтүгә каршы Россия Президенты карамагында махсус комиссия булдырылуы бик урынлы, дип искәртте ул.

 Икенче бөтендөнья сугышы башлануына 70 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чарада Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча оешма (ОБСЕ), нацизмны сталинизм белән тиңләп, быел 23 июльдә резолюция кабул итте. Ике режим да – тоталитар, ике режимның да корбаннары күп, шуңа күрә алар тәңгәл, дигән фикер яңгырады анда. Фальсификация белән кабул ителгән резолюциянең төп максаты - Россиянең халыкара мәйданда абруен төшерү. Бөек Җиңүне халкыбыздан тартып алу, илебез башкарган тарихи, гуманитар миссияне юкка чыгару белән бәйле бу, дип басым ясап әйтте Парламент җитәкчесе урынбасары.

«Үзебезнең Союзлар иле, бүгенге БДБ илләре ул сугышта шуның кадәр өлеш кертмәгән булса, әйтик, Европа илләре бүген бөтенләй башка булыр иде... Гитлер армиясе, фашистлар иңләп алып, безнең илне басып, халкын бетереп диктат ясарга теләгәннәре билгеле. Бөек Ватан сугышы тарихын дөрес килеш яшьләргә җиткерү, мәктәп дәресләренә шушы темага вакытны күбрәк биреп, ул Җиңүгә кемнең күпме өлеш керткәнен түкми-чәчми XXI гасырда саклап калырга кирәк», - дип белдерде Ф.Мөхәммәтшин. Аның сүзләренчә, бүген арабызда гомер итүче сугыш һәм тыл ветераннарына тиешле хөрмәт һәм ярдәм күрсәтү, ә сугыш кырында ятып калган һәм кайтып та яраларыннан үлгәннәрнең каберләрен тәртипкә китереп, торган йортларын яңабаштан карап, муниципаль район җитәкчеләре белән берлектә бу эшне киләсе елның 9 маена кадәр башкарып чыгу бурычы тора.

 РФ Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең Татарстан бүлеге, ТР сугыш ветераннары (инвалидлары) һәм хәрби хезмәт иҗтимагый оешмасы һәм республиканың «Татарстан – Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте ярдәме белән, ил идарәсендәге партия - «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге тарафыннан оештырылган әлеге чарада, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутарлары, җәмәгать оешмалары, фәнни җәмәгатьчелек, мәгариф, мәдәният, мәгълүмат һәм коммуникация учреждениеләре вәкилләре, сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары - барлыгы 300дән артык кеше катнашты, дистәдән артык чыгыш тыңланды һәм резолюция кабул ителде.

     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100