news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин:“Хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә кабул ителгән карарларны үтәү зарур”

Аның сүзләренчә, икътисад һәм социаль мәсьәләләр белән бәйле закон проектлары парламент өчен бик әһәмиятле булып тора

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының дүртенче чакырылыштагы бишенче утырышында Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар алдында торган бурычларга тукталды. Аның сүзләренчә, икътисад һәм социаль мәсьәләләр белән бәйле закон проектлары парламент өчен бик әһәмиятле булып тора.

Парламент башлыгы депутатларның игътибарын РФ Президенты Дмитрий Медведевның “Россия, алга!” мәкаләсенә юнәлтеп, анда ил икътисадын яңартып кору, инновацион үсешкә басым ясаганлык турында ассызыклап үтте. Билгеле булганча, Татарстан күп еллар дәвамында инновацион үсешкә йөз тота. Нефть һәм газ тармагы яңартып корыла, “Алабуга” махсус икътисади зонасы, инновацион парклар эшләп килә.

Бүген Ф. Мөхәммәтшин үз чыгышында шулай ук икътисадны кризистан соңгы чорда аякка бастыру, бу процессны законнар һәм норматив-хокукый актлар белән тәэмин итү мәсьәләсенә тукталды. Хәзерге вакытта нефтькә бәяләрнең тибрәлүе кризисның бетүе турында аңлатмый, диде ул.

Парламент башлыгы фикеренчә, бүгенге көндә авыл хуҗалыгы өлкәсендә хәл тотрыклы. “Игенчеләргә, корылык булуга карамастан, ярыйсы гына уңыш җыеп алырга мөмкин булды. Хәзерге вакытта шәхси хуҗалыкларны үстерү турында сүз алып барыла. Монда җирле үзидарәләргә зур мөмкинлекләр бирелә”, - диде спикер.

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың 2010 ел бюджеты проектының парламентка 15 октябрьдән дә соңга калмыйча керергә тиешлеген, аны эшләүдә депутатларның хәзердән үк катнашуын билгеләп үтте. “Ул кризис нәтиҗәләрен бетерү һәм социаль бурычларны үтәү өчен нигез булып торырга тиеш”, - дип, парламент башлыгы киләсе ел бюджетында 13 млрд. сум күләмендә җитмәүчелек булачагын хәбәр итте. 2009 елда бу нисбәттән кайбер программалар эшләми торачак һәм дәүләт хакимияте органнарында оптимизация чаралары узачак.

Спикер шулай ук үз чыгышында 2010 елның октябрь аенда җирле үзидарә органнарына сайлаулар узачагын, моңа кадәр муниципалитетларга кагылышлы законнарга үзгәрешләр кертергә кирәклеген, бигрәк тә кайбер муниципалитетларның чикләрен ачыклап бетерү буенча эш алып бару зарурлыгын билгеләп үтте.

Бу чакырылышта ТР Дәүләт Советы Регламентын эшләү дәвам итәчәк. “Без депутатларның сайлаучылар алдында булган җаваплылыгын арттыруга игътибар итәчәкбез. Шулай республиканың “Депутат статусы турында”гы законына үзгәрешләр кертелеп, депутат запрослары белән эшләү тәртибе тәгаенләнә”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Спикер сүзләренчә, хәзерге вакытта хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә кабул ителгән карарларны үтәүгә зур игътибар бирү, максатчан эшләү өчен бөтен көчне туплау зарур.

Бүген парламент сессиясендә катнашучылар агымдагы елның 20 июлендә вафат булган ТР Дәүләт Советы депутаты Александр Таркаевның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100