Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ф.Мөхәммәтшин: "Финанслау һәм салым салу – җирле үзидарә өчен иң кискен мәсьәләләр"
Фәрит Мөхәммәтшин Федерация советында Җирле үзидарә советы утырышында катнашты
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Федерация советында Җирле үзидарә советының “Россия Федерациясендә җирле үз идарәне гамәлгә куюда халыкның катнашу формаларын камилләштерүнең өстенлекле юнәлешләре” темасына багышланган утырышы узды. Совет эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Утырышта катнашучылар җирле мәсьәләләрне чишүгә халыкны җәлеп итү формалары буенча фикерләштеләр, шулай ук бу юнәлештә әйдәп баручы төбәкләр эше тәҗрибәсе белән таныштылар. Җирле үзидарә өлкәсендә законнарны камилләштерү проблемаларына аерым игътибар бирелде.
ТР парламенты җитәкчесе, Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләгәндә, территориаль иҗтимагый җирле үзидарә институты үсешенә җентекләп тукталды. “Без территориаль иҗтимагый җирле үзидарәне торгызу юлы буенча киттек, әмма берникадәр икенче нигездә, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. - Бүген бу җирле мәсьәләләрне чишүдә кешеләрне җәлеп итү өчен нәтиҗәле механизмнарның берсе”. Халык белән хакимиятнең партнерлык формасының тамыры халык дружиналары булган совет заманына барып тоташа.
Хәзер Татарстанда 330дан артык территориаль иҗтимагый җирле үзидарә эшли. “Без иҗтимагый үзидарә органнарына ярдәм итү өчен күп эш башкарабыз, - дип ассызыклады Татарстан парламенты башлыгы, - республика Хөкүмәте карары белән муниципалитетларга территориаль иҗтимагый җирле үзидарә җитәкчеләре хезмәте өчен түләүгә субсидия билгеләнгән. Авыл өчен айга 10 мең сум һәм шәһәрләр өчен 15 мең сум турында сүз бара. Моннан тыш, без республика бюджетына территориаль иҗтимагый җирле үзидарәгә финанс ярдәм күрсәтү өчен акча күчердек”.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренә караганда, территориаль иҗтимагый җирле үзидарәләр эшендә төрле мәсьәләләр бар. Бүген территориаль иҗтимагый җирле үзидарәләр закон буенча юридик зат сыйфатында рәсмиләштерелә һәм коммерцияле булмаган оешма кебек дәүләт теркәвенә туры килә. Ә 2014 елның 1 сентябреннән аларны гади иҗтимагый оешмаларга тигезләделәр һәм әгъзалык взнослары җыярга йөкләделәр. “Беләсезме ничек тискәре кабул ителде? Мөгаен, без бу өлкәдә закон инициативасы белән чыгарбыз”, - диде ул.
Җирле үзидарәне гамәлгә куюда халыкны җәлеп итүнең тагын бер формасы - гражданнарның үзара салым түләве. Быел Татарстанда ТР ның 43 муниципаль районының 33 ендә салым җыю буенча референдумнар узды. Җыелган акча зиратларны, юлларны карап тоту, чүп-чарны җыю һәм юк итү, су белән тәэмин итү, төзекләдерү һ.б. мәсьәләләрне чишү өчен тотыла. “Халыктан җыелган һәр сумга республика бюджетыннан 4 сум күчерәбез, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе, - бу уңай практикага федераль үзәк тә кушылса яхшы булыр иде”.
Гомумән, бүген финанслау һәм салым салу – җирле үзидарә өчен иң кискен мәсьәләләр, дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз