news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин: “Фикер алышуларда чыгыш ясарга, үз фикереңне яклый белергә өйрәнергә кирәк”

Татарстан “бердәмроссиялеләре” “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе программа документының яңа редакциясе проекты һәм партия уставындагы үзгәрешләр турындагы мәсьәләләрне карады

(Казан, 31 октябрь, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Бүген “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XVI конференциясендә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе программа документының яңа редакциясе проекты һәм партия уставындагы үзгәрешләр турындагы мәсьәләләр каралды.
Төбәк сәяси советы секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова хәбәр иткәнчә, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе программа документының яңа редакциясе турында Татарстан “бердәмроссиялеләре” тарафыннан төрле мәйданчыкларда фикер алышынган һәм программа документы проекты тезисларына тәкъдимнәр әзерләнгән. Мисал өчен, Римма Ратникова сүзләренә караганда, текстка Халыкара партияара хезмәттәшлекне дә кертеп, партия үсешенең юнәлешләре һәм перспективалары турындагы нигезләмәләр өстәргә кирәк. Шулай ук тезисларда федерализм проблемасы да чагылыш тапмаган – аларда “федерализм” атамасы бөтенләй юк. Шул ук вакытта төбәк сәяси советы секретаре урынбасары искәртеп үткәнчә, “РФ Президенты Дмитрий Медведев бүгенге көндә федерализмга альтернатива юк дип саный”.
Моннан тыш, бүгенге киңәшмәдә катнашучылар “Бердәм Россия” партиясе уставына кертелгән үзгәрешләргә бәйле мәсьәлә хакында да фикер алышты.
Тәкъдимнәрнең берсе партиянең сайлау алды агитациясен һәм агитация–пропаганда эшен үткәрүнең форматына, аерым алганда, дискуссия һәм фикер алышуларны оештыру һәм аларда катнашуга кагыла. “Фикер алышуларда чыгыш ясарга, оппонентлар каршында үз фикереңне яклый белергә өйрәнергә кирәк. Сәясәтче–көрәшчеләрне әзерләү мөһим”, – дип белдерде әлеге мәсьәлә буенча үз фикерен “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең сәяси советы секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100