news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф. Мөхәммәтшин федераль максатчан программаларны тормышка ашыру буенча киңәшмә уздыра

Республикадан сайланган депутатлар белән мондый эшче киңәшмәләре Татарстан Президенты йөкләмәсе нигезендә уздырыла. Киңәшмәләр вакытында Татарстанның федераль максатчан программаларда катнашу мөмкинлеге турында фикер алышалар

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә 2009 елга һәм якын перспективага федераль максатчан программаларны тормышка ашыруда федераль хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча эшче төркемнәре җитәкчеләре – Татарстаннан РФ ФҖ Дәүләт Думасына сайланган депутатлар, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм ТР Хөкүмәт әгъзалары киңәшмәсен уздыра. Киңәшмә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә үтә.
Республикадан сайланган депутатлар белән мондый эшче киңәшмәләре Татарстан Президенты йөкләмәсе нигезендә уздырыла. Киңәшмәләр вакытында Татарстанның федераль максатчан программаларда катнашу мөмкинлеге турында фикер алышалар. Мондый очрашуларның ахыргысы бу елның июнь аенда узган иде.
Бүген Фәрит Мөхәммәтшин РФ Юстиция министры Александр Коновалов белән дә очрашачак. Анда гамәлдәге законнар һәм Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрен кагылышлы башка мәсьәләләр күтәреләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100