news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф. Мөхәммәтшин Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы сессиясендә катнашты

Конгрессның Төбәкләр палатасына кергән Мәдәният һәм мәгариф комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 15 октябрьдә узган комитет утырышында “Азчылыклар телләре – төбәк үсеше активы” дигән темага чыгыш ясады

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 13-15 октябрьдә Страсбургта (Франция) Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XVII Пленар сессиясе эшендә катнашты.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сессия вакытында делегатлар Европа илләре хезмәттәшлеге, Европа Советына кергән кайбер илләрдәге демократик үзгәртеп коруларга кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр турында сөйләште. Сессия кысаларында Конгресс палаталары һәм комитетлары утырышлары узды.

Конгресс әгъзалары ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның республиканың, законнарга нигезләнеп, үз вәкаләтләрен тормышка ашыру тәҗрибәсе, федераль үзәк белән үзара бәйләнеш һәм җирле үзидарә турындагы законны гамәлгә кертү турындагы мәгълүматын кызыксынып тыңлады.

Моннан тыш, Конгрессның Төбәкләр палатасына кергән Мәдәният һәм мәгариф комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 15 октябрьдә узган комитет утырышында “Азчылыклар телләре – төбәк үсеше активы” дигән темага чыгыш ясады. Ул төрле милләтләр арасындагы дуслык традицияләрен саклау һәм үстерүнең төп принципларын, Татарстанда Россия исламының толерант моделен формаштыруның кайбер аспектларын билгеләп үтте. “Тарихның кискен борылмаларына карамастан, Татарстан халыклары иң кыйммәтле нәрсәне – бер-береңә хөрмәт белән карау, бердәм гаилә принциплары буенча тынычлыкта, дус булып яшәү зарурлыгын саклап калды, - дип саный парламент башлыгы. – Диалог, бер-береңә юл кую, толерантлык сәясәте республика иҗтимагый-сәяси тормышының иң әһәмиятле сыйфаты булып тора”.

Комитет утырышында мәдәни күптөрлелекне саклау, гражданнарның мәдәният өлкәсендәге ирекле эшчәнлегенә хокукын тәэмин итү мәсьәләләре буенча дискуссия булды. Мәдәният һәм мәгариф буенча комитет шәһәрдә яшәүчеләрнең иҗади эшчәнлеге турында доклад тәкъдим итте, ул Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Пленар утырышында тулысынча хупланды.

Сессия кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин Конгрессның элекке Рәисе, хәзерге вакытта инновация стратегиясе һәм җирле дәрәҗәдә нәтиҗәле идарә итүнең тарафдары һәм идея ягыннан рухландыручы Дж. Ди Стази белән очрашты. Парламент башлыгы шулай ук Германия, Украина, Финляндия делегацияләре җитәкчелеге, гомумевропа берләшмәләре һәм оешмалары вәкилләре белән эшлекле очрашулар уздырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100