Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ф.Мөхәммәтшин депутатлардан демагогия өчен парламент трибунасын файдаланмаска сорады
“Безнең өчен, беренче чиратта, республика халкы мәнфәгатьләре өстенлекле”, - дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе.
(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының язгы сессиясе ачылды. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларны язгы сессия башлану белән тәбрикләде һәм алдагы бурычларны билгеләде. Үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин депутатлардан популистик риторика һәм демагогия өчен парламент трибунасын файдаланудан тыелырга сорады.
“Бу ел мөһим вакыйгаларга бай. Беренче чиратта, Россия Президентын сайлау булачак. Бу вакыйга алдагы алты елга ил үсешенең сәяси векторын билгеләячәк”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шушы көннәрдә массакүләм мәгълүмат чараларында агитация башланганын билгеләп узды. “Коллегаларның популистик риторика һәм демагогия өчен парламент трибунасыннан файдаланудан тыелуларын сорыйм. Кандидатларның сайлаучылар тавышы өчен көрәше җитди булса да, безнең өчен, беренче чиратта, республика халкы мәнфәгатьләре өстенлекле”, - дип мөрәҗәгать итте Дәүләт Советы Рәисе депутатларга.
“Безнең төп бурыч – закон чыгару. Шушы эш аркылы без әһәмиятле проблемалар чишелешенә чыгабыз”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул алдагы ун утырышта 362 сорау каралачагын, 100 закон кабул ителәчәген искәртте. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, хәзерге вакытта Дәүләт Советында республиканың 27 закон проекты карала. 5 закон инициативасы Россия Дәүләт Думасы карамагында.
Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга гражданнарның мөрәҗәгатьләренә игътибарлы булырга киңәш итте. “Киләчәккә өстенлекләрне билгеләгәндә, безгә гражданнарны борчый торган аеруча актуаль сорауларга игътибар итәргә кирәк. Беренче урынга дәүләт һәм муниципаль хакимияткә шикаятьләр, закон нормалары үтәлмәүгә карата мөрәҗәгатьләр чыкты. Алар барысы 725, ягъни 30 процент тәшкил итә”, - диде.
Парламент рәисе, халык белән очрашулар нәтиҗәсендә, “Законнарны бергә язабыз!” (“Пишем законы вместе!”) проекты старт алганын искәртте. “Гражданнарны закон чыгару процессына җәлеп итеп, без халык өчен законнар чыгаруны гына түгел, татарстанлыларның хокукый яктан белемен арттыру, законга буйсынуны максат итеп куябыз”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул депутатларның бу проектка җитди карауларын сорады, килгән тәкъдимнәрне, сорауларны дикъкать белән өйрәнергә кирәклеген әйтте.
2018 елга 41 закон проекты планлаштырыла. Комитетлар алдында өстенлекле мәсьәләләр билгеләнгән. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирү проблемаларына игътибарлы булачак. Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты бизнес өчен көндәшле мохит булдыруны кайгыртачак. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты дәүләт телләре һәм башка халыкларның телләрен саклап калу һәм үстерү юнәлешендә җентекләп эшләячәк. Фәрит Мөхәммәтшин әлеге һәм башка мәсьәләләрне экспертлар советында өйрәнергә кирәклеген белдерде.
Язгы сессиядә “Хөкүмәт сәгате” форматында докладлар, хисаплар тыңланачак. Федераль структураларның территориаль органнары хисабы тәкъдим ителәчәк.
Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин 2017 елда полиция эшчәнлеге турында хисап тотты. Узган елда Эчке эшләр министрлыгының күрсәткечләре соңгы 20 елда иң югары дәрәҗәдә, дип белдерде министр үзенең чыгышында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз