news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф. Мөхәммәтшин: “Демократик граҗданнар җәмгыятен төзүдә журналистиканың роле бик зур»

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен, нәширләрне Россия Матбугаты көне белән котлады

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен, нәширләрне Россия Матбугаты көне белән котлады. Очрашуда шулай ук ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы Александр Терентьев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов һәм башкалар катнашты.

Марат Моратов, коллегаларын бәйрәм белән котлап: “Бу көнне чираттагы тапкыр сезне сәламләү аеруча күңелле”, - диде һәм моның узган елга нәтиҗәләр чыгару һәм алга карап планнар төзү, үзең өчен өстенлекле юнәлешләрне билгеләү өчен бер этап булуын билгеләп үтте. “2009 ел безнең өчен икътисади кризис ягыннан катлаулы булса да, уңышлы үтте. Ул төзәтелергә тиешле якларга тәнкыйть күзлегеннән карарга мөмкинлек бирде”, - дип белдерде М.Моратов. Ул шулай ук үз чыгышында республика җитәкчелегенә республика мәгълүмат чараларына һәръяклы ярдәм күрсәткәннәре, эшләргә шартлар тудырганнары өчен тирән рәхмәтен белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин үз чиратында Россия Матбугат көне уңаеннан мондый очрашуларның традициягә кереп китүен билгеләп үтеп, республика җитәкчелеге исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде, күп мәсьәләләрдә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән коллегалар булырга туры килүен ассызыклап үтте. “Бу традиция күп нәрсә турында сөйли. Хакимият һәм журналистика арасында урнашкан принципиаль, шул ук вакытта эшлекле мөнәсәбәтләр зур игътибарга лаек. Без моңа аңлау белән якын киләбез”, - диде ул. Һәм узган елның гадәти булмавын билгеләп үтте.

“Газет-журналлар, теле-радиокомпанияләр, дәүләт хакимияте органнарында аккредитация узган журналистлар саны буенча республика Идел буе төбәкләре арасында, гомумән, Россия буенча алдынгы урынны били. Бүген журналистларның бәйрәме генә түгел, моңа турыдан-туры катнашы булган кешеләрнең – тапшыруларны әзерләүчеләрнең һәм чыгаручыларның, нәширлек белән шөгыльләнүчеләрнең, газета-журналларны таратучыларның, аларны киоскларда сатучыларның – бәйрәме дә. Бу көнне без аларга рәхмәт әйтеп, Россия журналистларының һөнәри бәйрәме белән котлыйбыз”, - дип белдерде Татарстан парламенты башлыгы.
Фәрит Мөхәммәтшин ел башында Россия матбугаты көнен билгеләп үтүнең бер мәгънәгә ия булуын, журналистларның көндәлек тормышта үзләрен дүртенче хакимият дип атауларын билгеләп үтте. “Мин дүртенче хакимиятнең иҗтимагый фикер хакимияте булуын әйтер идем. Иҗтимагый фикер хакимияте журналистларда туплана һәм алар аша тапшырыла. Ул бик -көчле хакимият. Әгәр демократик хокукый гражданнар җәмгыятен төзергә телибез икән, монда - журналистиканың роле бик зур. Сезнең миссиягезне монда бернәрсә дә алмаштыра алмый. Мин Татарстанда искиткеч җурналистлар корпусы булу белән горурланам. Үзәк федераль массакүләм мәгълүмат чаралары белән мөнәсәбәтләр җайга салына бара. Безне бу бик нык шатландыра”, - дип билгеләп үтте Татарстан парламенты башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100