Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ф.Мөхәммәтшин: “Безнең көч – бердәмлектә!”
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин Халыклар бердәмлеге көне белән котлый
(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”). 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин республика халкына мөрәҗәгать белән чыкты.
“Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Илебез халкы өчен уртак булган әлеге бәйрәмнең тамыры Россия дәүләте барлыкка килү өчен иң мөһим шартлар тудырган ерак тарихка һәм вакыйгаларга барып тоташа.
Барлык россиялеләрнең – төрле милләтләргә, диннәргә һәм сыйныфларга караган кешеләрнең – уртак Ватаныбызның мөстәкыйльлеген һәм аның үзенә генә хас мәдәни йөзен саклап калу хакына бердәм көрәшкә күтәрелүенә дүрт гасырдан артык вакыт узды. Ул чорда илебез халкы, чын ватанпәрвәрлек һәм гражданлык үрнәге күрсәтеп, Россияне дәүләт дәрәҗәсендә баскан йөгәнсезлек һәм фетнә чиренә каршы оешканлык һәм рухи бердәмлек белән көрәште. Шуннан соңгы тарихында илебез нинди генә авырлыкларга дучар ителмәсен – аның азатлыгын һәм иреген саклау өчен халкыбыз һәрчак бердәм күтәрелде. Данлыклы хәрби җиңүләр, икътисадны торгызу һәм алга җибәрү, мәдәният һәм фәнне үстерү – барлык казанышларыбызның нигезендә чордан чорга килә торган илне ярату, Ватанга фидакарь хезмәт итү кебек сыйфатлар ята.
Кадерле ватандашлар! Безнең һәрберебез үзенең киләчәген республика язмышы, үзе яши һәм эшли торган ил язмышы белән бәйли. Бүгенге Татарстан – ул Россия Федерациясенең иң куәтле сәнәгый һәм заманча алдынгы төбәкләренең берсе. Дини татулык һәм толерантлылыкның рухи нигезен киләчәктә дә ныгыту кирәклеген аңлап, без төрле халыкларның мәдәни байлыкларына һәм гореф-гадәтләренә ихтирамлы булырга, ил эчендә милләтара тотырыклылыкка янаган куркынычларга каршы актив каршы торырга тиешбез. Ватаныбызның лаеклы иртәгәсе, киләчәк буыннарның иминлеге хакына берләшеп, күп милләтле илебезнең куәтен арттыруга, бөтендөнья икътисадында һәм сәясәттә туган катлаулы хәлдән чыгуга без лаеклы өлеш кертәбез. Безнең көч – бердәмлектә!
Бәйрәм уңаеннан, хөрмәтле татарстанлылар, барыгызга да тормыш дәрте, үз көчеңә ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм бөтен эшләрегездә уңышлар телим. Халыклар бердәмлеге көне белән!” – диелә ТР парламенты башлыгы Ф.Х.Мөхәммәтшинның котлау текстында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз