news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин: “Безнең өчен Җиңү көне - илебезне саклап калган бөек, истәлекле бәйрәм"

Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика парламенты депутатлары, Казанның Архангельск зиратына барып, яу кырында ятып калган һәм зиратта күмелгән совет гаскәрләрен искә алды

Казан, 9 май, “Татар-информ, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген - Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәме көнендә - Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика парламенты депутатлары, Казанның Архангельск зиратына барып, яу кырында ятып калган һәм зиратта күмелгән совет гаскәрләрен искә алды, сугышчыларның каберләренә чәчәкләр салды.
“Ел саен 9 майда - Җиңү бәйрәме көнендә Россиядә, Татарстанда һәм чит илләрдә яшәүче халкыбыз, мәйданнарга киләләр, бәйрәмне тантаналы төстә каршылыйлар. Безнең өчен дә бу көн - бөек, илебезне саклап калган истәлекле бәйрәм көне. Сугышта күп халык һәлак булды, шуңа күрә бу көн – яу кырында ятып калганнарны да искә алу көне. Быел без Җиңүнең 65 еллыгын аеруча горурланып каршылыйбыз”, - дип белдерде парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин.
Аның сүзләренә караганда, сугыш, тыл ветераннары әкренләп бу дөньядан китеп баралар. Шуңа күрә быел федераль үзәк, республика һәм муниципаль җитәкчелек ветераннарга ярдәм итү - торак, медицина, социаль мәсьәләләрне чишүгә күп көч куйды. “Без ветераннарга калган олы бурычыбызны биреп бетерә алмабыз дип уйлыйбыз. Быел аларга күбрәк игътибар бирергә тырыштык. Бүгенге көндә кемдер шушы Җиңү көнен һәм Советлар Союзы армиясе ролен киметергә тели. Әмма без кемнең һәм ничек җиңгәнен яхшы беләбез. Бүгенге көндә ветераннар чын-чынлап үз хезмәте, көче һәм күргәне белән сугышның дөреслеген халыкка җиткерә”, - дип сөйләде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, республика Парламенты депутатларының, “Бердәм Россия” партиясе әгъзаларының да зур олы бурычы – ветераннар ярдәме белән яшь буынга, балаларыбызга, балаларның балаларына шушы сугыш турында, ничек булган, шулай – түкми-чәчми дөресен җиткерү, гасырларга саклап калу.
Архангельск зиратыннан соң Татарстан парламенты башлыгы Җиңү Паркында Мәңгелек Утка веноклар салу тантанасында катнашачак. Юбилей чараларының иң зурысы булып Казанның 1000 еллык мәйданында узачак Җиңү Парады тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100