news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин, “Бердәм Россия” төбәк бүлегенең башка секретарьлары исәбендә, Д.Медведев белән очрашты

Бердәм тавыш бирү көненә әзерлек турында сүз барды

  (Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” БСП ТТБ секретары Фәрит Мөхәммәтшин, партиянең башка секретарьлары исәбендә, “Бердәм Россия” партиясе рәисе, РФ Премьер-министры Дмитрий Медведевның сайлау территорияләре вәкилләре белән очрашуында катнашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.

Россия Хөкүмәте җитәкчесе, бердәм тавыш бирү көнендә төрле дәрәҗәдәге сайлауларда 60 тан артык партия катнашачак, дип белдерде. “Без күп партияле система үсеш алуы белән кызыксынабыз”, - диде ул.

Очрашу башлануга, “Бердәм Россия” Генераль советы секретаре Сергей Неверов чыгыш ясады һәм бу сайлау кампаниясе – федераль дәрәҗәдәге сайлаулардан соң иң күләмлесе, ә партия кандидатлары сайлаучылар белән уннарча мең очрашулар үткәрде, дип белдерде. “Кампаниядә катнашырга хокуклы 69 сәяси партиянең ил буенча 56 сы катнаша”, - дип билгеләп үтте ул.

Дмитрий Медведев “Бердәм Россия” партиясе төбәк бүлекләре секретарьлары белән федерация субъектлары өчен актуаль темалар буенча фикер алышты.

“Бердәм Россия” Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев белән аралашу вакытында, Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар буенча сайлау кампанияләре барышы һәм төбәк авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм кирәк булуы турында сөйләде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе белдергәнчә, республикада 65 партия теркәлгән, элек сайлау кампаниясендә 11 партия катнашкан, хәзер 7гә калган. Аның сүзләренә караганда, бу, 2009 ел белән чагыштырганда, 2 тапкыр күбрәк. Республикада сәяси активлык җитди, сайлаулар көндәшлек шартларында уза.

Шулай ук Татарстан парламенты тарафыннан, сайлау кампаниясе кысаларында, республикада сайлаучылар белән 1,5 мең чамасы очрашу үткәрелгән, шул вакытта 2,5 мең тәкъдим җыелган. Аларга нигезләнеп, якындагы биш елга республиканың үсеш программасын төзү планлаштырыла. “Бу сайлаулар киләчәк уңышларга нигез булыр дип ышанам”, - дип тәмамлады Ф.Мөхәммәтшин сүзен

Якшәмбе, 14 сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә РФ нең 14 субъектында, шул исәптән Кырымда, депутатлар сайлаячаклар, ә губернаторларны – 30 төбәктә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100