news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ф.Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясенең Төбәкара координацион советы утырышында катнашты

Утырышта катнашучылар шулай ук Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтү турында сөйләште

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). Бүген Самарада “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясенең Идел буе Төбәкара координацион советының киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Идел буе “бердәмросс”лары төбәкләрдә 2010 елның 14 мартында узган сайлауларның нәтиҗәләре турында фикер алышты, авыл хуҗалыгы комплексына ярдәм күрсәтү һәм төбәкләрнең язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсе мәсьәләләрен карады.
Торак-комуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифларны һәм нормативларны көйләү мәсьәләсен анализлап, моны “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлекләре контроленә куярга дигән карар кабул ителде. Фәрит Мөхәммәтшин тарифларның бернигә нигезләнмичә күтәрелүе уңаеннан борчылуын белдереп чыгыш ясады.
Утырышта катнашучылар шулай ук Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтү турында сөйләште. Фикер алышу вакытында Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясе исеменнән “Беренче канал” җитәкчелегенә “Великая война” документаль фильмын уңайлырак вакытта күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итәргә дигән тәкъдим кертте. Әлеге фильм тамашачыларда уңай тәэсирләр тудырган, әмма күпчелек телевизор караучылар аны соң күрсәтүләреннән зарлана.
“Җиңү бәйрәме алдыннан россиялеләрнең яшь буыны Бөек Ватан сугышының чын тарихы белән танышу мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Беренче чиратта, әлеге фильм аларга адресланган”, - диде Татарстан парламенты башлыгы. Утырышта катнашучылар аны хуплап чыкты дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot