news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин: “Бердәм Россия” партиясе белән бергә тандемны РФ Дәүләт Думасына узачак сайлаулар вакытында кулланачакбыз”

“Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәтенең үз йөзе булырга тиеш. Ул, иҗтимагый оешма булса да, җаваплылыгы кимеми”, - дип саный спикер Фәрит Мөхәммәтшин

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый-сәяси хәрәкәтенең республика муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарындагы депутат төркемнәре җитәкчеләре, әлеге хәрәкәтнең территориаль бүлекләре Советлары рәисләре катнашында семинар узды. Әлеге семинар республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курслары кысаларында үткәрелде. “Муниципаль идарәнең көнүзәк мәсьәләләре: теория һәм практика” дип аталган курслар муниципалитетлар җитәкчеләре өчен оештырылган иде.
Семинарда катнашучылар белән ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәтенең Сәяси советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Совет Секретаре Лилия Маврина, әлеге хәрәкәтнең парламенттагы депутат төркеме җитәкчесе Ринат Закиров, комитетлар рәисләре очрашты.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый-сәяси хәрәкәтенең тарафдарлары саны кимеми. “10-11 ел эчендә “Татарстан – яңа гасыр”да иң лаеклы, иң хөрмәтле, үз халкына, республикага хезмәт итә торган кешеләр тупланды”, - дип белдерде ул.
Шул ук вакытта спикер хәрәкәтнең активлыгын арттырырга кирәк булачагын билгеләп үтте. “Безнең идеяләрне хуплаучы көчләрне тупларга кирәк. “Татарстан – яңа гасыр”ның үз йөзе булырга тиеш. Ул иҗтимагый оешма булса да, җаваплылыгы кимеми”, - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. Спикер район советлары утырышларында әлеге иҗтимагый-сәяси хәрәкәттә торучыларның, теге яки бу мәсьәлә буенча үз фикерен белдереп, бик сирәк чыгыш ясавын билгеләп үтеп, күпкә активрак булырга чакырды. Киресенчә булганда, хәрәкәт үз йөзен югалтырга мөмкин.
Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында җирле советларның ролен күтәрергә кирәклеген дә белдерде. Аларның активлыгын арттыру, эшкә инициатив, әрсез, фикерле кешеләрне тарту зарурлыгын билгеләп үтте. Теге яки бу проблеманы хәл итү буенча фикер алышканда “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый-сәяси хәрәкәте вәкилләре фикерләре дә ишетелсен, халыкка файдалы булырлык карарлар кабул ителсен, дип саный спикер. “Альтернатива булмаса, теге яки бу мәсьәлә буенча конкрет карарларга чыгып булмый”, - дип белдерде ул.
Татарстан парламенты башлыгы хәзерге этапта яшьләр белән эшләүнең беренче планга чыгуын да ассызыклап үтте. “Аларны партия, иҗтимагый хәркәт тормышына җәлеп итәргә, проблемаларны хәл итәргә өйрәтергә, алар белән сабыр гына эшләргә кирәк”, - дип, Фәрит Мөхәммәтшин урыннарда яшләрне күреп җиткермәү проблемасы барлыгын әйтте.
Спикер үз чыгышында милли сәясәт кебек нечкә мәсьәләгә дә тукталды, аның бөтен хакимиятләрнең тупланып эшләвен таләп итүен әйтте. “Килешеп яшәү үсеш мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итә. Үз эшең, үз сүзең белән үрнәк күрсәтергә кирәк. Мин моны ТР Халыклары ассамблеясе эшендә катнаша башлагач аңладым”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
ТР Дәүләт Советы Рәисе РФ Дәүләт Думасына сайлауларга әзерлеккә аерым игътибарны юнәлтте. Хәзерге этапта “Бердәм Россия” партиясе белән бергә тандемны РФ Дәүләт Думасына узачак сайлаулар вакытында кулланачакларын хәбәр итте. “Без сәяси союзникны алмаштырырга җыенмыйбыз”, - дип белдерде спикер. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, алда торган бурыч – Татарстаннан мөмкин кадәр күбрәк депутатлар сайлау. Алар республика мәнфәгатьләренә кагылышлы мәсьәләләләрне үткәрерлек булырга тиеш.
Бүген “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый-сәяси хәрәкәтенең республика муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарындагы депутат төркемнәре җитәкчеләре, әлеге хәрәкәтнең территориаль бүлекләре Советлары рәисләре катнашындагы семинар “Дәүләт Советы комитетлары эшчәнлеген оештыру. Җирле үзидарә органнары белән бәйләнешләр практикасы һәм перспективалары” дигән “түгәрәк өстәл” утырышы белән тәмамланды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100