news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин: “Бөлгенлек процедурасы системасы элегрәк уйлаган рәвештә гамәлгә ашмады”

Мәскәүдә рейдерлыкка каршылык күрсәтү проблемасы буенча РФ Федерация Советы эшче төркеме утырышы узды

(Казан, 22 октябрь, “Татар–информ”). Кичә Мәскәүдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин икътисад һәм хезмәт базарындагы вәзгыятьне савыктыруга юнәлдерелгән закон чыгару тәкъдимнәрен әзерләү буенча РФ Федераль Җыены Федерация Советы каршындагы эшче төркем утырышында катнашты. Утырышта катнашучылар предприятиеләрне законсыз юл белән алуга (рейдерлык) каршылык күрсәтү чаралары хакында фикер алышты.
Эшче төркем утырышын РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе урынбасары Светлана Орлова үткәрде. Аның сүзләренә караганда, рейдерлыкка каршы тору хокукны куллану практикасының нәтиҗәлелеге белән бәйле. Ул гамәдәге законнардагы кимчелекләр, норматив–хокукый актларның үтәлешенә контрольнең булмавы һәм коррупцион механизмнарны куллануны предприятиеләрне законсыз төстә кулга төшерүнең төп сәбәпләре дип атады.
Әлеге мәсьәлә буенча беренчеләрдән булып Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә федераль һәм төбәк законнары нигезендә рейдерлыкка бәйле проблемалар ахыргача хәл ителмәгән. “Рейдерлык – ул икътисады тотрыксыз хәлдәге илләрдә таралыш алган җинаятьнең катлаулы яки хокук сакчылары әйтүенчә, “интеллектуаль” төре, – дип ассызыклады ул. – Бу күренешне фаразлап була иде, шунлыктан без әлеге мәсьәләне закон нигезендә җайга салуга әзер булырга тиеш идек. Әмма алай булып чыкмады”.
Татарстан парламенты башлыгы фикеренчә, икътисадның реаль секторын саклау, милекне стихияле төстә яңадан бүлүгә каршылык күрсәтү, явыз ният белән йотылуга дучар ителгән предприятиегә конкрет ярдәм күрсәтү һәм башкалар рейдерлыкка каршы тору буенча дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең төп максаты булырга тиеш.
Татарстан парламенты башлыгы китергән статистика мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта республикада 1 меңгә якын предприятие бөлгенлек процедурасын уза, шуларның бары тик икесе генә финанс ягыннан савыктырылган. Бөлгенлек процедурасы узучы предприятиеләрнең 50 процентка якынын – авыл хуҗалыгы юнәлешендәге оешмалар, 13 процентын – төзелеш һәм торак–коммуналь хуҗалыгы өлкәсе оешмалары, 10–11 процентын сәүдә һәм сәнәгать предприятиеләре тәшкил итә.
“Турысын әйтәм, безнең карашка, бүгенге көндә бөлгенлек процедурасы системасы элегрәк уйланган рәвештә гамәлгә ашмады”, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул әлеге мәсьәлә хакында күптән түгел генә Кировта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота катнашында узган Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең Закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында фикер алышынуын билгеләп үтте. Анда Идел буе федераль округы закон чыгаручылары хәзерге вакытта арбитраж идарәчеләр институты әзерләнмәвен, аларның эшчәнлеге закон нигезендә җайга салынмавын, бөлгенлек процедурасы узучы предприятие җитәкчеләренә юридик ярдәм күрсәтү системасының эшләнмәвен билгеләп үтте.
Татарстан парламенты башлыгы эшче төркем әгъзаларына федераль законнарга предприятиеләрне законсыз төстә алуга каршылык күрсәтү белән бәйле үзгәрешләр кертү буенча кайбер тәкъдимнәр бирде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100