news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин Б.Ельцин исемендәге Президент китапханәсе директоры А.Вершинин белән очрашты

Очрашуда Б.Н.Ельцин исемендәге Президент китапханәсе филиалын Казанда ачу белән бәйле мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Әлеге филиалны ТР Югары судының Кремль урамында урнашкан элекке бинасында урнаштыру көтелә

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу көннәрдә Казанда булган Б.Н.Ельцин исемендәге Президент китапханәсе директоры Александр Вершинин белән очрашты.

Очрашуда Б.Н.Ельцин исемендәге Президент китапханәсе филиалын Казанда ачу белән бәйле мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Әлеге филиалны ТР Югары судының Кремль урамында урнашкан элекке бинасында урнаштыру көтелә. Саклагычның проектта күрсәтелгән мәйданы 6000 квадрат метр тәшкил итә. Китапханә эчендә атриум төзү дә планлаштырыла. Александр Вершинин аңлатып үткәнчә, бу бинаны төрле форумнар, федераль дәрәҗәдәге чаралар уздыру урыны итеп файдаланырга була.

Сөйләшү барышында китапханә филиалын мәгълүмати яктан тәэмин итү, архив документларын санлаштыру, ил һәм республика дәүләтчелеге һәм тарихы турындагы китаплар, материаллар һәм документларны үз эченә алган мәгълүмат базасын булдыруга зур игътибар бирелде.”Өстенлекле юнәлешләрнең берсе итеп без төбәкне өйрәнү белән бәйле материаллар җыюны саныйбыз. Һәм бу эшкә системалы рәвештә якын килергә тырышабыз”, - дип ышандырды Александр Вершинин.

Фәрит Мөхәммәтшин Президент китапханәсенең Казан филиалын заманча техника белән җиһазландыру һәм китапханә эшендә кулланыла торган иң алдынгы технологияләр файдалану зарурлыгын билгеләп үтте.

Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР вице-премьеры – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100