news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ф.Мөхәммәтшин Ауропа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы сессиясендә катнаша

Конгрессның Төбәкләр палатасы утырышында катнашучылар төбәкләрнең закон чыгару вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга ярдәм күрсәтү һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышачак

(Казан, 12 октябрь, “Татар–информ”). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ауропа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XVII пленар сессиясендә катнашу өчен Страсбургка (Франция) юл тота.
Ауропа Советы Конгрессының мәдәният һәм мәгариф комитеты утырышында Ауропа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы Төбәкләр палатасының мәдәният һәм мәгариф комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Азчылык халыкларның телләре – төбәк үсеше активы” дигән доклад белән чыгыш ясаячак.
Конгрессның Төбәкләр палатасы утырышында катнашучылар төбәкләрнең закон чыгару вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга ярдәм күрсәтү һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.



news_right_1
news_right_2
news_bot