news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Ф.Мөхәммәтшин: “Алда торган халык санын алу буенча җитди аңлату эшләрен башларга кирәк”
Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, Россия Федерациясендә яшәүче төрле милләт вәкилләренең саны буенча мәгълүматлар җыюда дөреслектән тайпылмау халык исәбен алуда мөһим аспектлардан санала
Скопировать ссылку
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар–информ”). Бүген республика парламентында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында 2010 елда Бөтенроссия халык санын алуны оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.
Киңәшмәдә әлеге чараны законнар белән ныгыту мәсьәләләре хакында фикер алышынды. Аның әһәмияте хакында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин инде хәзер үк җитди аңлату эшләрен башларга кирәк, дип ассызыклады.
“Халык санын алуның сроклары республикада муниципаль сайлаулар үткәрү вакыты белән туры килүен исәпкә алып, әлеге эшкә бүгеннән үк керешергә кирәк”, – дип билгеләп үтте ул.
Парламент башлыгының сүзләренә караганда, язгы сессиядә ТР Дәүләт Советының алда торган халык санын исәпкә алуга бәйле рәвештә Татарстан Республикасында административ–территориаль үзгәрешләрне туктату турында карар кабул ителәчәк. Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, Россия Федерациясендә яшәүче төрле милләт вәкилләренең саны буенча мәгълүматлар җыюда дөреслектән тайпылмау халык исәбен алуда мөһим аспектлардан санала.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot