news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин Алабуга районына эшлекле сәфәр кыла

Спикер Алабугада республиканың агросәнәгать комплексында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсен уздыра

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Алабугада республиканың агросәнәгать комплексында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсен уздыра. ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәдә катнашучылар, утырыш башланганчы, районның Морт, Әлмәт, Иске Юраш һәм Армалы авылларындагы, Алабугадагы шәхси хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеге белән танышачак.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100