news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ф. Мөхәммәтшин «5+5»: Инновацияләр. Идел буе инициативасы» Бөтенроссия форумында катнаша

«5+5» форумы илнең иҗтимагый-икътисади үсешенә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләрне нәтиҗәле чишү юнәлешендәге тәкъдимнәр буенча фикер алышу ө

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин IT-Паркта уза торган «5+5»: Инновацияләр. Идел буе инициативасы» Бөтенроссия глобаль үсеш форумында чыгыш ясый.
«5+5» форумы илнең иҗтимагый-икътисади үсешенә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләрне нәтиҗәле чишү юнәлешендәге тәкъдимнәр буенча фикер алышу өчен проект-аналитика мәйданчыгы булып тора. Аны “Бердәм Россия” партиясе һәм “Пресс Холл” Коммуникацияләр төркеме оештыра.
Федераль округларда тематик форумнар уздыру турындагы карар Мәскәүдә 28 гыйнварда беренче тапкыр оештырылган «5+5» форумында кабул ителгән иде.
Казанда уза торган форумда инновацияләр хакында сөйләшәчәкләр. Аның эшендә “Бердәм Россия” партиясенең кадрлар резервы һәм “Президент меңлеге” әгъзалары – өч йөзләп кеше катнашачак.
Форумның модераторлары – РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары, федераль ведомстволар вәкилләре, төбәк министрлыклары җитәкчеләре, зур компанияләр хуҗалары.
Алга киткән технологияләрне кертү буенча үз тәкъдимнәрен резервка кергән затлар әзерли. Форумның нәтиҗәсе буларак, Россиядә инновацион сәясәтне камилләштерү буенча реаль тәкъдимнәр кергән резолюция кабул ителеп, ил җитәкчелегенә юлланачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot