news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Ф.Кудашева: “Халык мәхәббәте дигән мактаулы һәм зур исемем бар, яратуны тоеп яшим мин”

Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Фәридә Кудашеваның 90 яшьлек юбилеена багышланган рейс Казанга җитте

(Казан, 1 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Башкортстанда туып, яшәп иҗат итүче легендар җырчы - Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәридә Кудашеваның 90 яшьлек юбилеена багышлап Уфа-Сергеевка-Түбән Кама-Болгар-Казан-Алабуга-Уфа маршруты буенча “В.М.Зайцев” теплоходында оештырылган сәяхәттә катнашучылар бүген Казан елга вокзалына иртән килеп төште.

Бер төркем әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән сәфәр чыккан Фәридә ханымны каршы алырга дип килгән Татарстанның рәсми даирәләре, әдәбият-сәнгать әһелләре, гомере буена халыкка хезмәт иткән милләт сандугачы иҗатының һәм татар-башкорт дуслыгының кадерен белгән кешеләр Татарстан башкаласы Казанның су капкасы төбенә җыелды.

ТР Дәүләт Советы исеменнән сүз алган Разил Вәлиев, ике бармак арасына ит үсми, ди безнең халык, чыннан да, халыкларыбыз арасында һәрвакыт татулык булган, үзара аралашып-дуслашып гомер иткәнбез һәм нинди генә сүзләр булса да, нинди генә имеш-мимешләр йөрсә дә, безнең татар белән башкорт халкы арасына салкын җилләр кертергә маташсалар да, начар ниятләр барып чыкмаячак, диде. “Россия күләмендә әһәмиятле вакыйга – халык исәбен алу кампаниясе уздырылачак һәм бу - һәммә халык өчен зур сынау. Татарлар да, башкортлар да, башка милләтләр дә саф килеш, бер-берсенә хыянәт итмичә һәм яманлык кылмыйча калырлар дип уйлыйм. Җанисәп алудан соң татар татар булып, башкорт башкорт булып калырга тиеш, киләчәктә дә бер-берсен хөрмәт итеп яшәргә тиеш”, - диде ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Р.Вәлиев һәм Фәридә Кудашева хөрмәтенә оештырылган бәйрәм белән котлады.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров юбилярны Казан җиренә янә аяк басуы хөрмәтенә нәфис шәл бүләк итеп, бөтен дөнья татарлары исеменнән сәламләде һәм шушы дуслык сәяхәтен оештырган БР Президенты карамагындагы Җәмәгать киңәшмәсе әгъзасы, “Рамазан” җәмгыяте рәисе, Башкорт дәүләт университеты доценты, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты Марат Шәриповка рәхмәт белдерде. Фәридә Кудашева - ул моң чишмәсе, безнең халыкның рухы аның тавышында, җырларында, дип, Р.Закиров татар зыялыларының исәннәренең кадерен белеп, бакый дөньяга киткәннәре турында хәтер яңартып һәм үзара хөрмәт саклап яшәргә өндәде.

1992 елдан бирле шундый сәяхәтнең быел 18 нчесе булуын һәм ел саен Башкортстаннан килгән кунаклар белән Татарстан зыялылары борынгы Болгар җиренә барып, аның изге туфрагына баш ия, дип искәртте М.Шәрипов чыгышында.

Якташына котлау һәм рәхмәт сүзләрен җиткерергә чыккан ТР Җәмәгать палатасы әгъзасы, Казан консерваториясе профессоры, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина, Сез – бөтен дөнья татарының карап торган шәхесе, яратканыбызны беләсез, исән-сау булыгыз һәм татарлар исеменнән рәхмәтләребезне кабул итегез, дип, юбиляр хөрмәтенә чәчәкләр китерде һәм моңлы җыр сузды.

Татарстан һәм Башкортстан зыялылары бер-бер артлы Фәридә ханым Кудашеваны котлаулап, аңа мәхәббәтләрен белдерде. Бәйләм-бәйләм чәчәккә, татар чәкчәгенә күмелгән Фәридә Кудашева үзе дә бүген кояштай балкый, йөзеннән елмаю китми. “Бик дулкынланып, бик сагынып килдем әле тагын, чөнки 1 ел буена килә алмый тордым. 90 яшь дигәч, үзем дә дерт итеп китәм, шулкадәр тиз үткән икән гомер. Ә ул гомер – бергә елашкан, бергә җырлашкан һәм бик кадерле гомер – барысы да хәтердә. Гел шулай матур итеп, җылы итеп каршы алдыгыз, рәхмәт, туганнар”, - диде Ф.Кудашева халык алдына чыгып. “Казан” бию ансамбленың чибәр кызлары һәм егетләренә кушылып тыпырдап биегәндә Фәридә апаның, әйтерсең, иңнәренә пар канат үсте. Алкышлап, аны дәртләндереп, тантанада катнашканнар да биюгә кушылгач, юбиляр, моны һич онытасым юк, дип куйды.

Шушы җыйнак кына тантанада, Фәридә Кудашевага Россиянең халык артисты исемен бирүләрен сорап мөрәҗәгать итәргә, бу эшне башлап йөрүне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына йөкләргә, дигән тәкъдим булды. “Халык мәхәббәте дигән мактаулы һәм зур исемем бар – бернинди указ, бернинди әмер белән бирдереп булмый торган исем ул. Рәхмәт халыкларыбызга, яратуны тоеп яшим мин”, - диде атаклы җырчы. Бөтен дөньяга сибелгән тыңлаучылары булуын һәм аның иҗаттагы казанышларын, хезмәтен исәпкә алып, 90 яше тулачак декабрьгә кадәр рәсмиләштерү кирәклеге янә басым ясап әйтелде.

4 июльгә кадәр булачак сәяхәтне дәвам иткәнче, бүген Башкортстан кунаклары Казанны, аның Кремлен, Кол Шәриф мәчетен карап йөри, Бакый Урманче музеена бара. Аннары “В.М.Зайцев” теплоходы бортында Татарстан язучылары белән очрашу оештырыла һәм сәяхәтчеләр кичке сәгать 5тә сәфәргә кузгала.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100