news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Исмәгыйлева “Алтын битлек” фестивалендә күтәрергә теләгән мәсьәләләр белән уртаклашты

Новокуйбышевск шәһәренә утырышка Әлмәт драма театры директоры Ф.Исмәгыйлева һәм Чаллының “Мастеровые” театры баш режиссеры Д.Хөснияров чакырулы.

Ф.Исмәгыйлева “Алтын битлек” фестивалендә күтәрергә теләгән мәсьәләләр белән уртаклашты
Рамиль Гали/архив

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның ике театры җитәкчесе “Алтын битлек” фестивале дирекциясе үткәргән “Кече шәһәр театрлары” темасына түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнаша. Әлеге утырышка Әлмәт Татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева һәм Чаллының “Мастеровые” театры баш режиссеры Денис Хөснияров чакырулы. Бу хактагы мәгълүмат “Алтын битлек” фестиваленең рәсми сайтына урнаштырылган.

Фәридә Исмәгыйлева әлеге сөйләшүдә күтәрергә теләгән мәсьәләләр турында әйтеп үтте. “Кече шәһәр театрларында тамашачы проблемасы да бар, репертуар проблемасы да кискен тора – заманча текстлар кытлыгы нык сизелә. Театрларга тавыш режиссерлары, бутафорлар җитешми. Уртага салып сөйләшер социаль мәсьәләләр дә бар”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә үткән сезонда “Алтын битлек” милли театр премиясенә дәгъва иткән Әлмәт театрының директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Ул “Кече шәһәр театрлары” проекты кысаларында театрларның сыйфатлы әсәрләр белән баетылуын билгеләп үтте. “Зур гастрольләр” программасы үрнәгендә, кече шәһәр театрлары арасында да гастрольләр программасы булдырылу теләген җиткерде. “Бәлки, кече шәһәр театрлары ассоциациясен булдырырга вакыт да җиткәндер”, - диде Фәридә Исмәгыйлева.

  • Россиянең кече шәһәр театрлары үзенчәлеге, яшәү рәвеше, репертуар сәясәте һәм аудиториясенә багышланган утырыш Новокуйбышевск шәһәрендә үткәрелә. Анда “Алтын битлек” фестиваленең генераль директоры Мария Ревякина да катнаша. Түгәрәк өстәл сөйләшүен театр белгече Елена Ковальская алып бара.
  • Сөйләшүгә чакырылган театр эшлеклеләре арасында Удмуртиянең Глазов шәһәрендә “Парафраз” театрын җитәкләгән татар режиссеры Дамир Сәлимҗанов та бар. Дамир Сәлимҗанов - татар театры өчен Марсель Сәлимҗановның туганы буларак та кызыклы шәхес.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100