news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ф.И.Шаляпин исемендәге XXVIII Халыкара опера фестивалена ике Гала-концерт нокта куя

Казан сәхнәсендә дөньяның музыкаль театрлары йолдызлары, П.Чайковский исемендәге халыкара конкурс лауреатларыннан беренче тапкыр чыгыш ясаучылар бар

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында бара торган Ф.И.Шаляпин исемендәге XXVIII Халыкара опера фестивале бүген һәм иртәгә ике Гала-концерт белән тәмамланачак.

 

Татарстан башкаласындагы опера һәм балет театры  сәхнәсенә, беренче тапкыр буларак, П.Чайковский исемендәге халыкара конкурс лауреатларыннан исемнәре дөньякүләм танылган  Вадим Руденко (фортепиано) һәм Максим Федотов (скрипка) аяк басачак. Йомгаклау концертында тиңдәше булмаган Млада Худолей (Мария театры, Санкт-Петербург) һәм Мельба Рамос (Фольксопер, Вена) кебек дөнья музыкаль театрлары йолдызлары катнашачак, дип хәбәр итә Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының әдәбият-драматургия бүлеге җитәкчесе Жанна Мельникова.

 

Тамашачыны Әхмәд Аһади (Мария театры), Георгий Ониани (Бонн шәһәренең Опера театры), Марио Миура (Австрия), Дмитрий Трунов (Рейнедагы Немец опера театры) тенорлар “парады” көтә. Рус халкының бөек басы Федор Шаляпин исемендәге фестиваль булгач, концерт бас тавышлылардан башка уза алмый: музыкаль форумга килүчеләр Михаил Светлов-Крутиков (Нью-Йоркның Сити Операсы), Михаил Казаков (Россия Зур театры), Эдуард Цанга (Мария театры), Сергей Ковнир (Украинаның Милли операсы) башкаруында рус һәм чит ил операларыннан арияләр ишетер. Гала-концертларны Вадим Руденко П.Чайковскийның танылган “Беренче концерт”ы белән ачып җибәрәчәк, программага популяр арияләр, оркестр өчен язылган әсәрләр, дөньяның иң яхшы джаз пианистларының берсе Даниил Крамер башкаруында импровизацияләр дә кертелгән. Алдан вәгъдә ителгәнчә, Гала-концертның VIP-кунагы – итальян теноры Алессандро Сафина “Parla Piu Piano”, ”Luna” һәм башка дөньякүләм танылу алган җырлар башкарачак.

 

Гинтарас Ринкявичус, Ренат Салаватов һәм Алла Москаленко дирижерлыгында һәм Святослав Бэлза алып баруындагы әлеге концертларны бөтен дөнья телгә алачак. 


   

   

news_right_1
news_right_2
news_bot