news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Хисамова вафат булу сәбәпле, институт җитәкчелеге һәм хезмәт коллективы кайгы уртаклашты

Фәһимә Миргали кызы – тормышта да олы җанлы, киң күңелле, шәфкатьле, сизгер, шул ук вакытта гаҗәеп гади кеше иде, диелә кайгынамәдә.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Филология фәннәре докторы, профессор Фәһимә Хисамова вафат булу сәбәпле, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге һәм хезмәт коллективы мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.

«Хисамова Фәһимә Миргали кызы 1936 елның 1 декабрендә Ютазы районының Кәрәкәшле авылында дөньяга килә. 1955-1960 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1967-1970 елларда Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы каршындагы аспирантурада профессор Диләрә Тумашева җитәкчелегендә белем ала. 1971 елда филология фәннәре кандидаты исеменә лаек була. 1995 елда «Иске татар рәсми язуының гамәлдә булуы һәм үсүе (XVI-XIX гг. башы») темасына докторлык диссертациясе яклый. 1998 елдан – профессор.

1999-2007 елларда - КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультетының татар теле кафедрасы мөдире. Ф.М.Хисамованың фәнни эшчәнлеге ике юнәлештә – татар әдәби теле тарихы һәм хәзерге татар әдәби теленең грамматик төзелеше (морфология) өлкәсендә бара. Төп монографияләре (XVIII йөздәге татарча эш кәгазьләренең тел үзенчәлекләре. Казан: КДУ нәшр., 1981. 161 б.; Функционирование и развитие старотатарской деловой письменности XVI–XVII вв. Казань: Изд-во КГУ, 1990. 152 с; Татарский язык в восточной дипломатии России (XVI – начало XIX в.). Казань: Изд-во «Мастер-Лайн», 1999. – 407 с.) татар язма әдәби телендә рәсми эш кәгазьләре стиленең барлыкка килүен, үсү һәм кулланылыш үзенчәлекләрен ачыклауга багышланган. Әлеге хезмәтләрдә XVI–XIX гасырларда язылган рәсми документлар теленә, төрле аспекттан чыгып, җентекле анализ бирелә, шул чорның иҗтимагый һәм тел вәзгыяте яктыртыла. Ф.М.Хисамованың төрле җыентыкларда һәм газета-журнал битләрендә басылган күпсанлы мәкаләләрендә дә әдәби тел тарихына караган мәсьәләләр урын ала.

Хәзерге татар теленең грамматик төзелешен өйрәнү аспирантура елларында ук башлана. Галимәнең татар телендә сыйфат фигыль кулланылышын ачыклауга багышланган хезмәте татар һәм рус телләрендә чыккан Академик грамматикаларның бер өлеше буларак дөнья күрә (1992 һәм 2002 елларда). «Татар теле: латин графикасына кайтуның фәнни нигезләре» (2004) дип аталган хезмәтендә хәзерге орфографиянең җитешсезлекләре күрсәтелә һәм латин графикасын кулланышка кертүнең зарурлыгы фәнни рәвештә аңлатыла. Татар теле кафедрасында кырык елдан артык эшләү дәверендә Ф.М.Хисамова татар теле фонетикасы һәм морфологиясе буенча программалар, методик кулланмалар, уку-укыту әсбаплары әзерли, вуз дәреслеге буларак тәкъдим ителә торган «Хәзерге татар әдәби теле. Морфология» (2006) китабын яза. 2017 елда исә галимәнең соңгы китабы – «Татар теленең тарихи грамматикасы» хезмәте дөнья күрә. Әлеге хезмәт тел тарихын өйрәнүчеләр өчен әйтеп бетергесез кыйммәтле ярдәмлек буларак дан казана.

Фәһимә Миргали кызы – тормышта да олы җанлы, киң күңелле, шәфкатьле, башкаларның эчке халәтен бик тә нечкә тоемлый торган сизгер, шул ук вакытта гаҗәеп гади кеше иде. Аның якты истәлеге күңелләребездә һәрвакыт сакланыр», - диелә кайгы уртаклашу текстында.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100