news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ф.Финкбайнер ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгыннан агачларны Универсидада катнашучылар да утырту идеясен хуплавын сорады

Наил Мәһдиев яшь экологка республикада мәктәп урман хуҗлыклары эше турында сөйләде

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Бавария укучысы Феликс Финкбайнер белән очрашты.
Министр белән очрашуда Феликс «Plant-for-the-Planet» фондын булдыру идеясе тарихын сөйләде. Укучы аның бурычы һәрбер аерым кеше экологияне яхшырту өчен ни дә булса эшли алуын күрсәтү икәнлеген әйтте.
Наил Мәһдиев яшь экологка республикада мәктәп урман хуҗлыклары эше турында сөйләде.
Ф.Финкбайнер ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгыннан агачларны Универсидада катнашучылар да утырту идеясен хуплавын сорады.
Наил Мәһдиев Европада иң эре урман селекцион-орлыкчылык үзәгендә үрчетелгән үсентеләр Феликс идеясен тормышка ашыру өчен, югары сыйфатлы материал булачагына ышандырды, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы порталы.

news_right_1
news_right_2
news_bot