news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәдис Ганиев күңелләрне җилкендерәчәк

Фәдис Ганиев күңелләрне җилкендерәчәк

(Уфа, 17 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат итүче талантлы татар җырчысы Фәдис Ганиев үз тамашачыларын чираттагы концертына чакыра. Ул 17 декабрь көнне җыр сәнгатен сөючеләргә Башкортстан дәүләт филармониясендә «Мәхәббәт өчпочмагы» дип исемләнгән кызыклы һәм бай эчтәлекле программасын тәкъдим итә.

Кешенең тормышын сөю, яратусыз күз алдына китерүе дә кыен. Чөнки адәм баласы нәкъ менә яратканда һәм үзе дә самими яратылганда гына үзен бәхетле тоя. Ләкин яшәешебездә гыйшык утларында янучылар төрле хәлләргә дә калгалый, өч почмаклы мәхәббәт өермәсенә дә кереп китүчеләр бар. Тамашада менә шундый хәлләр сурәтләнә.

Бик күп эстрада һәм халык җырлары кертелгән бу концерттагы өчпочмакның бер ягында Фәдис Ганиев үзе булса, икенче ягында популяр яшь җырчы Лилия Биктимерова белән Башкортстанның атказанган артисткасы, нәфис сүз остасы Гөлзәмия Ситдыйкова. Программаны дәртле биюләр аеруча нык бизи. Халкыбызның шаян биюләре бигрәк тә зур урын алган бу тамашада.

Башкортстандагы Борай районының Мулла исемле бик матур татар авылында туып-үскән Фәдис Ганиев соңгы елларда тамашачыларның иң яраткан җырчыларының берсенә әверелде. Аның күкрәктән чыккан көчле тавышын һәм кабатланмас моңын башка бер генә җырчының тавышы белән дә бутап булмый. Шуның өчен дә Фәдиснең чираттагы концертына билетлар алдан ук сатылып беткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100