news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

MAX мессенджерының айлык аудиториясе 103 миллион кулланучыдан артты

MAX мессенджерының айлык аудиториясе 103 миллион кулланучыдан артты
Фото: © «Татар-информ»

MAX илкүләм мессенджерыннан ай саен 103,3 миллион кеше файдалана, ә сервисның көндәлек аудиториясе 85 миллион кулланучыдан артып киткән. 2026 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча VK хисабында шундый мәгълүматлар китерелә.

Компания мәгълүматлары буенча, мессенджердан Азия, Африка, Якын Көнчыгыш һәм Латин Америкасының 40 илендә яшәүчеләр файдалана ала. Кулланучылар инде 150 миллиардтан артык хәбәр җибәргән һәм 6 миллиард тапкыр шалтыраткан.

2026 елның беренче кварталында MAX мессенджерында яңа сервислар барлыкка килде. Кулланучылар табибка язылу, больничныйларны ябу, мессенджер аша музейларда һәм театрларда ташламаларны раслау мөмкинлеге алды. Шулай ук кунакханәләргә тиз арада теркәлү мөмкинлеге дә бар.

Моннан тыш, кушымтада күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә оператив ярдәм күрсәтү сервислары һәм югары уку йортларында дәресләр расписаниесе барлыкка килде. Кулланучылар өчен шулай ук кушымтаның инглиз телендәге версиясен дә өстәгәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot