Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ел саен унга якын бала вейп белән агулана
Татарстанда ел саен унга якын бала вейп тартып агулана һәм табиблар кулына эләгә. Татарстан клиник наркология диспансеры баш табибы урынбасары Степан Криницкий «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.
«Без вейп белән агуланган балаларга Республика балалар клиник хастаханәсендә койка янында ук консультация бирәбез. Елына унга якын шундый очрак теркәлә. Шулай ук тәмәке, алкоголь һәм наркотиклар белән агулану очраклары да күзәтелә», – дип искәртте ул.
Криницкий аңлатканча, вейп катнашмасы белән агулану котининга (никотин таркалганнан соң барлыкка килгән продукт) анализ аша билгеләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз