news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тарихта без эзлебез» фестиваленең зона этаплары башлана

ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан үткәрелә торган «Тарихта без эзлебез» республика фестиваленең зона этабында финалистлар билгеләнә, алар 15 майда, Халыкара гаилә көнендә, Казанның Г.Камал театрында республика этабын тантаналы рәвештә бәйрәм итәргә киләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның 41 муниципаль берәмлегеннән барлыгы 41 гаилә 2023 елда зона этабында катнашырга әзерләнә.

Быел зона этабы түбәндәге район-шәһәрләрдә үтәчәк:

– 4 апрель - Мөслим районы (Мөслим авылы, район мәдәният йорты, Пушкин урамы, 32);

– 5 апрель - Зәй районы (Зәй шәһәре, «Энергетик» мәдәният йорты, Энергетиклар урамы, 6а);

– 6 апрель – Әлки районы (Базарлы Матак авылы, район мәдәният йорты, Крайнов урамы, 55);

– 7 апрель - Балтач районы (шәһәр тибындагы Балтач бистәсе, район мәдәният йорты, Ленин урамы, 52);

– 11 апрель - Чүпрәле районы (Иске Чүпрәле авылы, район мәдәният йорты, Үзәк урам, 9);

– 12 апрель – Казан шәһәре (Тимерьюлчылар мәдәният йорты, «Юдино» торак комплексы, Ильич урамы, 25).

Тиешенчә әзерләнеп, шулай ук муниципалитетлар ярдәме белән гаиләләр тарих-этнография һәм генеалогия тематикасына багышланган тулы бер тамаша тәкъдим итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100