Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Евстигнеев – “Рубин”-”Спартак” матчының судьясы
Евстигнеев – “Рубин”-”Спартак” матчының судьясы
(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, Фәрит Җиһангиров). Бүген РФПЛ Россиянең футбол буенча чемпионатының 17нче туры матчына судьялар арасында җирәбә үткәрелде. “Рубин”-“Спартак” матчына Королев шәһәреннән баш судья Евстигнеев җитәкчелегендәге арбитрлар бригадасы хезмәт күрсәтәчәк. Аңа Тамбовтан Алексей Ковалев һәм Краснодардан Александр Багапов ярдәм итәчәк. Казаннан Радик Әхмәдуллин резервтагы судья итеп сайланган.
Казандагы 17 матчта судьялык итү Евстигнеев өчен 12нчесе булачак, ул монда Казан “Рубины”на хезмәт күрсәтә. Футболчыларга уңыш теләүче казанлылар өчен әлеге судья катнашындагы иң истәлекле матч Казанда 2003 елда булган иде, ул вакытта “Рубин” 3:1 исәбе белән Мәскәү “Локомотив”ын отты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз